Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“И ХАТЫН-КЫЗ, СҮНӘР ИДЕ ТОРМЫШ, СИН БУЛМАСАҢ ӘГӘР ДӨНЬЯДА”

Яшәешебезнең бизәге булган хатын-кызларыбыз бәйрәме якынлашкан күңелле бер мизгелдә һәр ел саен бар җиһан җанлана, табигатьтә яз сулышы бөркелә. Әйтерсең асыл затларыбыз күңеленнән сирпелгән җылылык ак карларны эретә, сихри дөньяга сафлык, наз, илаһилык, ямь өсти. Татар хатын-кызы элек-электән гаиләне бербөтен итүче, ирне дә, балаларны да багучы, киләчәк кешесе тәрбияләүче тыйнаклык,...

Яшәешебезнең бизәге булган хатын-кызларыбыз бәйрәме
якынлашкан күңелле бер мизгелдә һәр ел саен бар җиһан җанлана,
табигатьтә яз сулышы бөркелә. Әйтерсең асыл затларыбыз
күңеленнән сирпелгән җылылык ак карларны эретә, сихри дөньяга
сафлык, наз, илаһилык, ямь өсти.
Татар хатын-кызы элек-электән гаиләне бербөтен итүче, ирне дә,
балаларны да багучы, киләчәк кешесе тәрбияләүче тыйнаклык,
сабырлык һәйкәле, иман көзгесе булган. Шәригать кануннары
буенча да ул тормыш тоткасы. Кайчандыр кимсетүле караш ташлап,
аны түбәнсетсәләр дә, аның хакында һәрчак: "И хатын-кыз, сүнәр
иде тормыш, син булмасаң әгәр дөньяда", - дип мәңгелек дан
җырлыйлар. Иштирәк авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре 8
март бәйрәм котлауларын Авлаш авылыннан башладылар.
Хәрвакыттагыча мул өстәл белән каршы ала безне Авлашлылар.
Хуҗабикәнең күңеле киң булгач, Фокеева Рая апаның йорт
ишекләре ул көнне кем килсә дә ачык иде. Яппарова Марья
Ивановна бу юлы да үзенең мәрхәмәтлелеген күрсәтте- бәйрәм
чыгымнарын үз өстенә алды. Өстәлдә ни теләсәң шул
бар.Җирлегебез башлыгы Гөлнара Сәүбән кызы Гарифуллина,
ветераннар советы рәисе Илдус Исмагилович Зигангиров барча
катнашучы апаларны бәйрәм белән котлады. Әби, апалар
сыйланган арада без дә кызыклы уеннар уйнаттык, матур теләкләр
теләдек. Бу авылда инде өлкән яштәгеләр күбрәк яши. Шуңа
карамастан, алар балаларча безгә ышанып бар уенда да теләп
катнашалар.Бу инде һаман да клуб булмауның бер сәбәбедер
кебек тоела. Алар җыелып аралаша алу мөмкинлегенең кадерен
беләләр.
Шушы ук көнне Иштирәк мәдәният йортында да котлау кичәсе үтте.
"Яшьлек" һәм "Йолдызчык "фольклор коллективлары үзләренең
конкурсларга әзерләгән номерларын күрсәтте. "Йолдызлык"-
"Созвездие" конкурсына әзерләнгән кызларыбыз алып бардылар,
хатын кызларыбыз хоры җырлар җырлады. Йосыпов Тахир абый да
үзенең "Зәңгәр күлмәге" җыры белән куандырды. Бәйрәмгә
килүчеләр Һәрберсе үзе белән ниндидер тәмле ризык алып килгән
иде. Соңыннан үзләренең сыйлары белән бергәләшеп тәмләп чәй
эчтек.
Сөйкемле апа-сеңелләр! Сезнең һәрбарчагызны язның тәүге
бәйрәме булган 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне белән, соң
булсада, ихластан котлыйбыз. Язның ягымлы кояшы тәнегезгә
сихәтлек, йортыгызга иминлек, сөю-сәгадәт, тормышыгызга
бәрәкәтлелек, уңышлар алып килсен. Күк йөзе аяз, ә
бәйрәмнәребез мөбарәк булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев