Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстанда юлда сүнеп калган машинадан олы яшьтәге ханым белән яшь баланы коткарганнар

Әлеге хәл М7 трассасаның 907 чакрымында килеп чыга. Татарстанда трассада сүнеп калган машинадан олы яшьтәге хатын-кызны һәм кечкенә баланы коткарганнар, дип хәбәр иттеләр Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә. Кичә ашыгыч хезмәтләрне чакыручы 112 бердәм номерына М7 трассасының 907 нче чакрымында "КИА" автомобиленең сүнеп калуы турында хәбәр...

Әлеге хәл М7 трассасаның 907 чакрымында килеп чыга.

Татарстанда трассада сүнеп калган машинадан олы яшьтәге хатын-кызны һәм кечкенә баланы коткарганнар, дип хәбәр иттеләр Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Кичә ашыгыч хезмәтләрне чакыручы 112 бердәм номерына М7 трассасының 907 нче чакрымында "КИА" автомобиленең сүнеп калуы турында хәбәр килеп ирешә. Машина салонында өч кеше, алар арасында кече яшьтәге бала да була.

Гадәттән тыш хәл урынына 5 номерлы эзләү-коткару хезмәткәрләре килә. Коткаручылар, әби һәм баланы машина белән Яр Чаллы шәһәренә җибәрәләр. Җиңел машина йөртүчесенә эвакуатор чакыралар, ул сүнеп калган машинаны хуҗасы белән Чаллыга алып кайта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев