6 сентябрь 2017 яңалыклары
-
Тукай районында никахлар саны арткан
Агымдагы елның август аенда Тукай районында 32 сабый дөньяга тәүге мәртәбә аваз салган. Шуларның 15е малай, 17се - кыз. Ә июль аенда Тукай районы башкарма комитеты ЗАГС бүлегендә 40 сабыйның тууы рәсмиләштерелгән булган. Яңа туучы балалар саны август аенда кимегән, ә никахлар, киресенчә, арткан, дип хәбәр итте газета хәбәрчесенә ЗАГС...
-
Кошчылык фабрикасын төзүгә каршы төркем Президентка хат язарга уйлый
Мусабай Завод авылы янында кошчылык фабрикасы төзүгә каршы булган ининциатив төркем үз дәгъваларын ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм РФ Президенты Владимир Путинга юлларга җыена. Хатны алар Мусабай Завод, Кызыл Байрак һәм Бордыбаш авылларында яшәүчеләр исеменнән язарга ниятли. Хатка фабрика төзеләсе урыннан фотоларны да беркетергә уйлыйлар. Бу турыда «Якты юл» газетасына...
-
Татарстанда ягып җылыту сезоны 7-10 октябрьдә башланырга мөмкин
ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь министрлыгы ягып җылыту сезонына әзерлек эшләрен 15 сентябрьгә төгәлләү планлаштырылган, дип белдерде. Татарстанда ягып җылыту сезоны 7-10 октябрьдә башланырга мөмкин. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгында матбугат конференциясендә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының Торак-коммуналь хуҗалык программаларын файдалану һәм гамәлгә ашыру идарәсе җитәкчесе Илдус Насыйров белдерде. Әгәр...
-
Яңа поселогында бәйрәмдә юбилярларны котладылар
Яңа поселогында Татарстан Республикасының туган көне бәйрәме урта мәктәп укучылары чыгышы белән башланып китте һәм матур җырлар белән үрелеп барды. Бу көнне үзләренең 80 яшьлек юбилейларын бәйрәм итүче хезмәт ветераннары, гомер буе «Гигант» хуҗалыгында машина йөртүче булып эшләгән Рәис Шәймәрдәнов һәм сыер савучы булып тугры хезмәт иткән Полина Черпакованы тәбрик...
-
Мәктәпләрдә көне буе бәйрәм рухы хөкем сөрде
Круглое Поле поселогының урта мәктәбенә быел укырга 52 бала керде. Барлык укучыларны, мәктәп коллективын шатлыклы бәйрәм белән котларга район җир һәм милек палатасы рәисе Альфред Мингалимов, авыл җирлеге башлыгы Эльмира Низамиева һәм Круглое Поле поселогының ветераннар советы рәисе Самат Гобәйдуллин килгән иде, дип хәбәр итәләр безгә поселоктан. - Кнәз авылы...
-
Яңгырлар урып-җыю эшләрен бераз вакытка туктатып торырга мәҗбүр итте
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, сишәмбе, 5 сентябрьгә, урып-җыю эшләренең 68 проценты башкарылган, ягъни 43 мең гектар бөртеклеләрнең 30 мең гектары суктырылган, тулаем 112 мең тонна ашлык җыелган. Район буенча барлык культуралардан уртача уңыш 37,1 центнер тәшкил итә. Аерым культуралар буенча караганда, уҗым бодае гектарыннан уртача...
-
«Тоннель» баланы автокреслосыз йөртүчеләрне ачыклый
7 сентябрь көнне Яр Чаллы - Зәй трассасының Круглое Поле поселогы янында үтәчәк «Тоннель» чарасында юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары балаларны транспортта алып бару кагыйдәләрен үтәүгә игътибарларын юнәлтәчәк. ЮХИДИ хезмәткәрләре сабыйны бала тудыру йортыннан алып кайтканда ук автокреслога - махсус люлькага яткырырга чакыралар. Үзеңнең транспортта гына түгел, таксида, дусларыңның автомобилендә, туристлык...
-
Мәктәпкә баручылар саны узган елгыдан 132гә күбрәк
1 сентябрь - Белем көне буларак билгеләп үтелә. Бу көнне районның бөтен авыл җирлекләрендә дә бәйрәм тантаналары узды. Шунысы бигрәк тә куанычлы: узган ел мәктәпләргә 3167 бала килсә, быел аларның саны 3299 булды. Беренче сыйныфка беренче тапкыр 403 бала аяк басты. Шуны да әйтергә кирәк: һәр елны яңа уку елы...
-
Шилнәбашлылар «Спортлы Татарстан»да көчләрен сынады
Республика көнендә Шилнәбаш авылында «Спортлы Татарстан» дип исемләнгән спорт бәйрәме оештырылды. Чара балалар һәм өлкәннәр арасында үткәрелгән шахмат һәм шашка уеныннан башланып китте. Лаеклы ялда булучылар арасында призлы урыннарны Расик Хафизов, Владимир Беспалов һәм Шәмгун Куйшибаев алдылар. Балалар арасында Илдус Мәрдәновка, Ренат Вәлиевка, Алина Майоровага тиңнәр булмады. Хатын-кызлар арасында Резидә...
-
«Чаллы яшелчәсе+» хуҗалыгында аш чөгендере алалар
Бөртеклеләрне урып-суктыру, көзге чәчү, туңга сөрү кебек эшләр белән берлектә, бүген район хуҗалыклары һәм фермерлар яшелчә уңышын җыю белән дә шөгыльләнәләр. «Кама» агрофирмасы кырларында тулы куәтенә шикәр чөгендере алу бара. Газета басмага киткән вакытка, сишәмбе көнгә, биредә татлы тамыразыкның 934 гектары, ягъни барлык мәйданның якынча 27 проценты җыелган иде. Фермер...
-
Тукай районында кем күпме ашлык суктырган
Иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән комбайнчылар Президент премиясенә дәгъва кылалар Мәгълүмат авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 5 сентябрьгә алынды. 1нче төркем 1) Фирзәр Шәфыйков «Вилданов» КФХ «Нива» 573 тн 2) Рамиль Шәйхетдинов «Гигант» «Енисей» 370 тн 2нче төркем 1) Ринас Яруллин «Чаллы яшелчәсе+» «ДОН-1500» 1692 тн 2) Рәмзил Сәгыйдуллин Сәйдәшев ис....
-
Районда ел башыннан ВИЧ авыруыннан инде 5 кеше вафат булган
Район больницасы мәгълүматларына караганда, 2014 елда ВИЧ белән авыручыларның 5се вафат булган, 2015 елда - 3, 2016 елда - 4, бүгенге көндә районда инде 5 ВИЧ авырулы кеше вафат булган. Үткән җомгада район хакимиятенең утырышлар залында больница табиблары һәм район бүлекләре вәкилләре катнашында ВИЧ-инфекциясенең таралуына каршы тору буенча очрашу узды....
-
Бүгенгә Тукай районына һава торышы
Бүген, 6 сентябрь көнне, Тукай районында иртәдән кичкә кадәр болытлы. Иртән пыскак яңгыр, төшкә таба туктый. Һава температурасы көндез 14 градус җылы, төнлә +9 градус. Җил секундына 3 метрга кадәр. sinoptik.com сайты фаразлаганча, иртәгә яңгыр явуы көтелми, аннан соң рәттән өч көн яңгырлы.
-
Тукайлыларны депутат кабул итә
7 сентябрьдә тукайлыларны шәхси сораулар белән РФ Дәүләт Думасы депутаты Марат Мансур улы Бариев кабул итә. Ул көнне райондашлар сәгать 10нан 12гә кадәр район хаимиятенең 204нче кабинетына килә алалар. Алдан язылу өчен телефон: 70-37-82.