Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Татарча рубрикалар

Шилнәбашлылар «Спортлы Татарстан»да көчләрен сынады

Республика көнендә Шилнәбаш авылында «Спортлы Татарстан» дип исемләнгән спорт бәйрәме оештырылды. Чара балалар һәм өлкәннәр арасында үткәрелгән шахмат һәм шашка уеныннан башланып китте. Лаеклы ялда булучылар арасында призлы урыннарны Расик Хафизов, Владимир Беспалов һәм Шәмгун Куйшибаев алдылар. Балалар арасында Илдус Мәрдәновка, Ренат Вәлиевка, Алина Майоровага тиңнәр булмады. Хатын-кызлар арасында Резидә...

Республика көнендә Шилнәбаш авылында «Спортлы Татарстан» дип исемләнгән спорт бәйрәме оештырылды. Чара балалар һәм өлкәннәр арасында үткәрелгән шахмат һәм шашка уеныннан башланып китте. Лаеклы ялда булучылар арасында призлы урыннарны Расик Хафизов, Владимир Беспалов һәм Шәмгун Куйшибаев алдылар. Балалар арасында Илдус Мәрдәновка, Ренат Вәлиевка, Алина Майоровага тиңнәр булмады. Хатын-кызлар арасында Резидә Майорова, Ирина Самохина һәм Галина Митрюкова иң яхшылар дип табылдылар.

Моннан тыш «Нива» мәдәният йорты территориясендә балалар өчен кызыклы веломарафон үтте. Монда беренчелекне Айнур Нургалимов яулап алды. Икенче һәм өченче урыннар Ксения Сметанинага, Демид Петривановка бирелде.

Бәйрәмгә дип җыелганнар рәхәтләнеп өстәл теннисында да катнаша алды. Киеренке рәвештә барган уен ярышларыннан соң ир-атлар арасында иң яхшы теннис уйнаучы исемен Артур Майоров алды. Икенче урында Владимир Заикин калды. Өченче урын исә Антон Ванюшинга бирелде. Хатын-кызлар арасында Татьяна Васинага, Ирина Самохинага һәм Галина Митрюковага тиңнәр булмады.

Бәйрәмебез бик күңелле үтте. Бөтен Шилнәбаш халкын авыл җирлеге башлыгы Ольга Гончарова тәбрикләде, илгә-көнгә тынычлык, иминлек теләде. Соңыннан исә ул спорт ярышларында призлы урыннар алучыларны котлады, истәлекле бүләкләр тапшырды.

Аннары китапханә мөдире Нурзилә Бариева җыелганнар өчен «Мин яратам сине, туган җирем» дип исемләнгән кызыклы викторина оештырды. Балалар бик теләп рәсемнәр бәйгесендә катнашты, олыраклар исә «Республика нәрсәдән башлана?» дигән исем астындагы китаплар күргәзмәсе белән таныша алды.

Гомумән, безнең бәйрәмебез олыларны да, кечеләрне дә бер йодрыкка туплады дип әйтә алабыз. Шилнәбашлылар рәхәтләнеп күңел ачты, үз-үзләрен күрсәттеләр, спорт белән шөгыльләнүне максат итеп куйдылар, дип хәбәр итә безгә Шилнәбаш авылының мәдәният йорты директоры Ләйсән Мәрдәнова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев