Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кошчылык фабрикасын төзүгә каршы төркем Президентка хат язарга уйлый

Мусабай Завод авылы янында кошчылык фабрикасы төзүгә каршы булган ининциатив төркем үз дәгъваларын ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм РФ Президенты Владимир Путинга юлларга җыена. Хатны алар Мусабай Завод, Кызыл Байрак һәм Бордыбаш авылларында яшәүчеләр исеменнән язарга ниятли. Хатка фабрика төзеләсе урыннан фотоларны да беркетергә уйлыйлар. Бу турыда «Якты юл» газетасына...

Мусабай Завод авылы янында кошчылык фабрикасы төзүгә каршы булган ининциатив төркем үз дәгъваларын ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм РФ Президенты Владимир Путинга юлларга җыена. Хатны алар Мусабай Завод, Кызыл Байрак һәм Бордыбаш авылларында яшәүчеләр исеменнән язарга ниятли. Хатка фабрика төзеләсе урыннан фотоларны да беркетергә уйлыйлар. Бу турыда «Якты юл» газетасына инициатив төркем әгъзасы Наил Абдуллин хәбәр итте. Искә төшерәбез, төзелеш буенча каршылык авыл халкы һәм «Чаллы-Бройлер» предприятиесе арасында җәйдән үк бара. Төзелеш урыныннан ерак булмаган авылларда яшәүчеләр аның төп сәбәбен фабрикадан ис чыгачак, ул сәламәтлеккә зыян китерәчәк дип аңлаталар. Инициатив төркем бу мәсьәлә буенча күптән түгел район һәм «Чаллы-Бройлер» җитәкчелекләре белән очрашкан иде, узган шимбә көнне исә авылда җыен уздырдылар. Наил Абдуллинның әйтүенчә, ул көнне Мусабай Завод авылы мәдәният йортына өч авылдан 250ләп кеше җыелган. Тавышка куйганда, алар барысы да төзелешкә каршы булуларын белдергән. «Җыенның карары шушы көннәрдә чыгачак, Президентларга юллыйсы хатка аның да күчермәсен беркетергә уйлыйбыз», - диде Наил Абдуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев