Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Яңгырлар урып-җыю эшләрен бераз вакытка туктатып торырга мәҗбүр итте

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, сишәмбе, 5 сентябрьгә, урып-җыю эшләренең 68 проценты башкарылган, ягъни 43 мең гектар бөртеклеләрнең 30 мең гектары суктырылган, тулаем 112 мең тонна ашлык җыелган. Район буенча барлык культуралардан уртача уңыш 37,1 центнер тәшкил итә. Аерым культуралар буенча караганда, уҗым бодае гектарыннан уртача...

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, сишәмбе, 5 сентябрьгә, урып-җыю эшләренең 68 проценты башкарылган, ягъни 43 мең гектар бөртеклеләрнең 30 мең гектары суктырылган, тулаем 112 мең тонна ашлык җыелган. Район буенча барлык культуралардан уртача уңыш 37,1 центнер тәшкил итә. Аерым культуралар буенча караганда, уҗым бодае гектарыннан уртача 42,5 центнер, арпа - 37, язгы бодай - 33, солы - 32,4, борчак 18,4 центнер чыга.

«Ләкин соңгы көннәрдә явып үткән яңгырлар аркасында игенчеләргә уракны туктатып торырга туры килә. Чөнки бүген ашлыкның дымлылыгы 20 проценттан югары. Бездә, нигездә, орлыкчылык белән шөгыльләнүче хуҗалыклар. Шуңа күрә бөртекне җыйганда ук аның сыйфатлы булуы мөһим», - дип аңлата авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәйдәр Сабитов.

Туңга сөрү, көзге чәчү эшләре исә дәвам итә. Бүгенгә барлык мәйданның дүрттән бер өлешендә туңга сөрү үткәрелде. Көзге чәчү барлыгы 6300 гектарда башкарылды - көзге бодай, арыш һәм шепкән чәчелде. Бу барлык мәйданнарның 50 проценты дигән сүз.

Әлеге эшләр белән бер үк вакытта терлек азыгы әзерләү дәвам итә. Бүгенгә районда 15 мең тонна печән, 72,6 мең тонна сенаж әзерләнде. Бу бер баш шартлы терлеккә 23,2 центнер азык берәмлеге дигән сүз. Хуҗалыклар шушы көннәрдә силос салуга кереште. Хәзергә аның күләме 230 тонна тәшкил итә. Терлек азыгының бүгенгә бер еллык запасы тупланган, аграрийлар аны ел ярымлык итү бурычын куя.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев