Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Мәктәпкә баручылар саны узган елгыдан 132гә күбрәк

1 сентябрь - Белем көне буларак билгеләп үтелә. Бу көнне районның бөтен авыл җирлекләрендә дә бәйрәм тантаналары узды. Шунысы бигрәк тә куанычлы: узган ел мәктәпләргә 3167 бала килсә, быел аларның саны 3299 булды. Беренче сыйныфка беренче тапкыр 403 бала аяк басты. Шуны да әйтергә кирәк: һәр елны яңа уку елы...

1 сентябрь иртәсе. Көне рәхәт, иркәләнеп кенә кояш кыздыра, матур-матур киемнәрен киеп укучылар мәктәпкә ашыгалар. Кулларында искиткеч гүзәл чәчәк бәйләмнәре, кәефләре күтәренке, берсен-берсе уздыра-уздыра нәрсәдер сөйлиләр. Мин тәрәзәдән шушы мохитны күзәтеп тордым да, үземнең 1 сентябрь иртәсен исемә төшердем. Әти-әнием белән үземнән дә олы булган гладиолуслар бәйләме тотып, үземнең дә башымнан зур булган ак бантиклар тагып, ямь-

яшел мәктәп формасы киеп, мин дә кайчандыр мәктәп бусагасын атлап кергән идем. Башта мең төрле уй. Мәктәптә укуы ничек булыр? Сыйныфташларым, мөлаем гына сыйныф җитәкчем белән уртак тел таба алырмынмы? Хәзер инде боларны сагынып искә аласы гына калды. Нәрсә генә булмасын, һәрбер кеше Белем көнендә шундый уйлар кичерәдер, минемчә. Кемдер мәктәп елларын сагына, кемдер сыйныфташларын искә төшерә, үзен мәктәп партасы артындагы кебек хис итә. Шундый уйланулар белән Сәмәкәй мәктәбенә юл тоттым мин. Иртәдән үк монда бәйрәм рухы хөкем сөрә иде. Балалар, аларның әти-әниләре, әби-бабайлары, мәктәпне төрле елларда тәмамлаган укучылар - барысы мәктәпкә ашыгалар. Шул арада бәйрәмнең төп сәбәпчеләре булган - беренчеләрне күреп алдым. Күренеп тора, берсен-берсе яхшы беләләр, нидер сөйлиләр, кулларында чәчәкләр. Бәйрәмгә дип килгәннәр бит алар! Шул арада тантаналы бәйрәм башланып та китте. Тәбрикләү сүзләре белән Сәмәкәй мәктәбе директоры Миргасыйм Галимҗанов, укыту-тәрбия эшләре буенча аның урынбасары Инзилә Шәмсетдинова, шулай ук авыл җирлеге башлыгы Зиннур Сәгыйтов һәм «Ирек» җитештерү кооперативы җитәкчесе Рөстәм Хаҗиев чыгыш ясадылар. Аларның һәрберсе үзенең мәктәп елларын искә төшерде, балаларга тырышып укырга, киләчәктә үзләре теләгән уку йортларына кереп, чын профессионаллар булып үсүләрен теләделәр. Рөстәм Рәхимович та, Зиннур Мәсгүтович та, күркәм гадәт буенча, беренче сыйныфка керүче сабыйларга үз күчтәнәчләрен тапшырдылар. Соңыннан исә шул сабыйларга - Вадим Гыймаевка, Булат Хатыйповка, Йосыф Хәертдиновка һәм Нурислам Сибгәтуллинга мәктәп кирәк-яраклары тутырылган хәйрия сумкалары бирелде.

Мәктәп коллективы белән бергәлектә Сәмәкәй укучылары матур концерт номерлары да әзерләгән иделәр. Җыелган кунакларга алар иң матур җырларын бүләк иттеләр, күзләрне яшьләндерә торган шигырьләр сөйләделәр. Шул вакытта беренчеләр дә тырышып укырга, укытучыларны бары тик яхшы билгеләр белән сөендерергә, әти-әниләргә терәк булырга сүз бирделәр, ятлаган шигырьләрен сөйләп күрсәттеләр. Әле быел гына мәктәпне тәмамлаган укучылар да бәйрәм кунаклары булып утырдылар. Алар да Сәмәкәй мәктәбе коллективының искиткеч яхшы булуын ассызыкладылар, һәрвакыт төпле белемнәрен һәм кирәкле киңәшләрен кызганмауларын әйтеп үттеләр. Бәйрәм искиткеч җылы мохитта үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев