Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Чаллы яшелчәсе+» хуҗалыгында аш чөгендере алалар

Бөртеклеләрне урып-суктыру, көзге чәчү, туңга сөрү кебек эшләр белән берлектә, бүген район хуҗалыклары һәм фермерлар яшелчә уңышын җыю белән дә шөгыльләнәләр. «Кама» агрофирмасы кырларында тулы куәтенә шикәр чөгендере алу бара. Газета басмага киткән вакытка, сишәмбе көнгә, биредә татлы тамыразыкның 934 гектары, ягъни барлык мәйданның якынча 27 проценты җыелган иде. Фермер...

Биредә бәрәңге, аш чөгендере, кәбестә һәм кишер игелә. Бәрәңге «Чаллы яшелчәсе+» басуларында 50 гектарда утыртылган. Барлык мәйданны да «Гала» дип аталган уртача өлгерә торган сорт били. «Бу сортны элегрәк тә игеп карадык. Быел Кострома шәһәреннән алып кайтып, орлыкны тулысынча яңарттык», - ди предприятиенең директоры Ришат Хатыйпов. Супер элиталы әлеге бәрәңгенең гектарыннан уртача 300-350 центнер уңыш көтәләр. Шулай итеп, барлыгы 2000 тонналап бәрәңге булыр дип уйлыйлар хуҗалыкта. Һава торышы мөмкинлек бирсә, икенче икмәкне алырга шушы көннәрдә керешәчәкләр.

Кәбестәгә килгәндә, 50 гектарның 6сы алынган. Бүгенгә уртача уңыш 400 центнер тәшкил итә. Соңрак өлгерә торган сортларның гектарыннан 600-800 центнерлап кәбестә алуны фаразлыйлар хуҗалыкта. Узган ел барысы 3 мең тонналап кәбестә алган булганнар, быел да шушы күрсәткечкә җитәргә планлаштыралар.

Кишергә чыгарга әле иртәрәк, дип билгеләп үтә Ришат Сәхәбетдинович. Бу культура барысы 30 гектарны били.

Бүген хуҗалыкта тулы куәтенә аш чөгендере җыялар. Дүшәмбе көнне анда эшләүчеләр белән без дә аралашып кайттык. Басуда безне бригадир Мөршидә Сабитова каршы алды. Инде дүртенче елын пенсиядә булса да, кишер белән чөгендер үстерүдә алыштыргысыз оештыручы икән әле ул. Чөгендер дә, кишер кебек үк, 30 гектарга чәчелгән. Җыюны 28 август көнне башлаганнар. Дүшәмбегә 12 гектары алынган иде. Басуда сабагын чабучы, аны чистартучы техникалар һәм тамыразыкны җирдән алучы комбайн эшли. Аннары бункердан «КАМАЗ»га төяп складка озаталар. Гектарыннан 250-260 центнер уңыш чыгуын билгеләп үтә бригадир.

Базада без барган көнгә 364 тонна аш чөгендере, контейнерларга салып, саклауга куелган иде. Хәзергә 123 тоннаны сатканнар. Саклауга куелганы да кышын сатуга җибәреләчәк. «Нигездә, мәктәп туклануы белән эшлибез. Яшелчә Яр Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Алабуга шәһәрләренең мәктәп һәм бакчаларына озатыла. Бездә үстерелә торган барлык төр яшелчәне дә алалар. Чөгендернең килограммын 7-9 сумнан саттык. Кәбестә 5 сумнан да кыйммәт түгел. Чагыштырганда, бәя узган елдан 8-10 процентка түбәнрәк», - дип билгеләп үтә агрофирманың директоры Ришат Хатыйпов.

«Чаллы яшелчәсе+» хуҗалыгының Яр Чаллының «Караван» базарында үз ноктасы бар. Анда сату һәрдаим бара. Ләкин сату бәясе мәктәп туклануы бәясеннән әлләни артмый. Бүген яшелчәчеләр авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлануны көтә. Гадәттә, җитештергән продукциянең шактый өлеше шушы ярминкәләрдә сатыла.

Бәрәңгенең дә, кишернең дә, кәбестәнең һәм чөгендернең дә уңышы быел начар түгел. Бөртеклеләрне җыеп алырга һава торышының уңай торуы кирәк булган кебек, яшелчәләр өчен дә бу мөһим. Үстергән ризыкны югалтуларсыз җыеп алырга язсын, бәрәкәте булсын, дип телиләр яшелчәчеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев