Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Мәктәпләрдә көне буе бәйрәм рухы хөкем сөрде

Круглое Поле поселогының урта мәктәбенә быел укырга 52 бала керде. Барлык укучыларны, мәктәп коллективын шатлыклы бәйрәм белән котларга район җир һәм милек палатасы рәисе Альфред Мингалимов, авыл җирлеге башлыгы Эльмира Низамиева һәм Круглое Поле поселогының ветераннар советы рәисе Самат Гобәйдуллин килгән иде, дип хәбәр итәләр безгә поселоктан. - Кнәз авылы...

Круглое Поле поселогының урта мәктәбенә быел укырга 52 бала керде. Барлык укучыларны, мәктәп коллективын шатлыклы бәйрәм белән котларга район җир һәм милек палатасы рәисе Альфред Мингалимов, авыл җирлеге башлыгы Эльмира Низамиева һәм Круглое Поле поселогының ветераннар советы рәисе Самат Гобәйдуллин килгән иде, дип хәбәр итәләр безгә поселоктан.

- Кнәз авылы мәктәбендә быелдан барысы бергә 482 бала белем алачак, шуларның 68е - беренче сыйныфка баручылар. Быел мәктәбебездә 4 беренче сыйныф булачак, шуның берсе татар телле! - дип язалар Кнәздән. - Бәйрәмгә дип җыелган халыкны район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек җитәкчесе Хәйдәр Сабитов, Кнәз авыл җирлеге башлыгы Тамара Белова, мәктәп директоры Елена Крупнова, КФХ җитәкчесе Таһир Хөрмәтуллин тәбрикләделәр. Мәктәп укучылары, үз чиратларында, бу көнне кунакларга матур шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, дәртле биюләрен бүләк иттеләр.

Аңа кадәр «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе кысаларында азкеремле, күпбалалы гаиләләрдә яшәүче ярдәмгә мохтаҗ 15 балага Пенсия фондының ТР буенча бүлекчәсе тарафыннан әзерләнгән мәктәп букчалары да тапшырылды. Мәктәп кирәк-яраклары белән тутырылган портфельләрне тантаналы бәйрәм вакытында Эдуард Вафин бирде, сабыйларга укуда бары тик уңышлар гына теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев