Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Районда ел башыннан ВИЧ авыруыннан инде 5 кеше вафат булган

Район больницасы мәгълүматларына караганда, 2014 елда ВИЧ белән авыручыларның 5се вафат булган, 2015 елда - 3, 2016 елда - 4, бүгенге көндә районда инде 5 ВИЧ авырулы кеше вафат булган. Үткән җомгада район хакимиятенең утырышлар залында больница табиблары һәм район бүлекләре вәкилләре катнашында ВИЧ-инфекциясенең таралуына каршы тору буенча очрашу узды....

Район больницасы мәгълүматларына караганда, 2014 елда ВИЧ белән авыручыларның 5се вафат булган, 2015 елда - 3, 2016 елда - 4, бүгенге көндә районда инде 5 ВИЧ авырулы кеше вафат булган. Үткән җомгада район хакимиятенең утырышлар залында больница табиблары һәм район бүлекләре вәкилләре катнашында ВИЧ-инфекциясенең таралуына каршы тору буенча очрашу узды. Баш табиб Галим Сабирҗанов район буенча ничә кешедә әлеге авыру ачыкланганы, ВИЧ белән көрәшү юллары хакында хисап тотты. «Бу коточкыч статистика. Бүгенге көндә район больницасында 56 кеше диспансер исәптә тора һәм дәвалана», - дип белдерде район баш табибы һәм авыруны булдырмау, аның белән көрәш алып баруны ел барышында дәвам итәргә кирәклеген белдерде. «ВИЧ авыруы белән интегүчеләрнең күбесе Круглое Поле поселогында (14), Бәтке авылында (10), шулай ук Яңа һәм «Татарстан» совхозы поселокларында яши», - дип белдерде табиб-инфекционист Мәрьям Нурхәмәтова. Ул ВИЧ-инфекциясенең таралу юллары, нинди профилактик чаралар алып барырга кирәклеген җентекләп сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев