4 декабрь 2015 яңалыклары
-
«Татар халык курчагы» бәйгесенә йомгак ясалды
Чәршәмбе көнне районыбызда үткәрелгән «Татар халык курчагы» күргәзмә-бәйгесенә йомгак ясалды. Конкурска тәкъдим ителгән 50дән артык курчак, чын мәгънәсендә, алтын табылдык кебек.
-
Иң сөйкемле, иң яраткан кеше – әни
Шилнәбаш авылының китапханәсендә «Ветеран» клубының чираттагы очрашуы булып үтте. Әлеге күркәм чарага әниләр, әбиләр, аларның балалары һәм оныклары чакырулы иде.
-
Тукайлылар кәгазь медицина полисына өстәп «Безнең карта» дип аталган пластигын да ала ала
Агымдагы елның 1 августыннан «Ак Барс-Мед» иминият компаниясе бердәм үрнәктәге мәҗбүри медицина иминиятләштерүе полисына өстәп аның «Безнең карта» дип аталган пластик дубликатын бирә башлады. Бу халыкка уңайлылык тудыру максатыннан эшләнә. Ул пластиктан эшләнгән, банк картасы зурлыгындагы документ. Анда иминиятләштерелгән кешенең фамилиясе, исеме, әтисенең исеме күрсәтелгән, карта хуҗасының «Ак Барс-Мед» иминият...
-
Безнең җиңүчеләребез – Мәләкәс авылы үзешчәннәре
«Чишмә башы» («Истоки») районкүләм фестиваленең «Интернет аша тавыш бирүдә җиңүчеләр» номинациясендә Мәләкәс авылы артистлары (18877 тавыш) беренчелекне яулады. Бер ай дәвамында «Якты юл» («Светлый путь») газетасының рәсми сайтында (http://www.tukai-rt.ru/) катнашучылар өчен кайнар тавыш бирү барды. Кайнар дип әйтү бер дә арттырып әйтү түгел, ни өчен дигәндә көн дәвамында беренчелекне төрле...
-
Бильярдта көчлеләр билгеләнде
Районыбызда бильярд ярышлары буенча ачык турнир үткәрелде. Ул ике этапта узды: I этап - Биклән, Калмия, Новотроицкое зоналарында сайлап алу булды, II этап Новотроицкое авылының мәдәният йортында үтте, анда уеннарның финал өлешенә йомгак ясалды. Нәтиҗәдә беренчелекне Руслан Сәгъдуллин (Шилнәбаш) яулап алды. II һәм III урыннарны Азат Әһлиев (Калмия) белән Максим...
-
Почта бүлекләрендә ташламалы бәядән язылу башланды
Кичә, 3 декабрь көнне, почта бүлекләрендә үзебезнең район басмасы булган «Якты юл» («Светлый путь») газетасына ташламалы бәядән язылу башланды. Акция 13 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу чорда укучыларыбыз 2016 елның беренче яртысына газетабызга 10 процент ташламалы бәядән языла ала. Димәк, киләсе елның алты аена «Якты юл» («Светлый путь») газетасына тулысынча...
-
Мәчетләрдә укытучы мөгаллимәләр белем күтәрү курсларыннан кайтты
"Казан" милли мәдәният үзәгендә "Мәчет каршындагы курсларда дини фәннәрне укыту" темасына квалификация күтәрү курслары үтте. Анда республика районнарында башлангыч дини белем бирүче 300 якын мөгаллим җыелды. Чарада Тукай районыннан 10 мөгаллимә дә катнашты. Боерган авылыннан Гөлнәфирә Фәттахова бу чарадан алып кайткан фикерләре белән уртаклашты: " Мин үзем быел Чаллы шәһәрендәге...
-
Район халкын нәрсә борчый
Бу атна сишәмбесендә, ягъни 1 декабрь көнне «Бердәм Россия» партиясенең туган көне уңаеннан, ил күләмендә бердәм кабул итү көне үтте. Безнең районда да бу көнне барлык авыл җирлекләрендә җәмәгать кабул итү урыннарында, өстәмә мәйданчыкларда тукайлыларны шәхси сораулары белән кабул иттеләр. Партиянең җирле бүлегенең кабул итү урынында иртәнге сәгать 8дән кичке...
-
Яңа ел алды фотоконкурсы дәвам итә
Яңа ел бәйрәме ул - матур итеп бизәлгән чыршы, мандарин исе, бүләкләр, сабыйларның Кыш Бабай белән күрешүе, ә иң беренче чиратта бу бәйрәм - күңелдә туган матур хисләр, яхшылык, игелеккә ышаныч һәм барысы да яхшы булачакка өмет. Шуңадыр, мөгаен, без кырык эшне читкә куеп булса да, өйне, эш урынын бизәргә,...