Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Почта бүлекләрендә ташламалы бәядән язылу башланды

Кичә, 3 декабрь көнне, почта бүлекләрендә үзебезнең район басмасы булган «Якты юл» («Светлый путь») газетасына ташламалы бәядән язылу башланды. Акция 13 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу чорда укучыларыбыз 2016 елның беренче яртысына газетабызга 10 процент ташламалы бәядән языла ала. Димәк, киләсе елның алты аена «Якты юл» («Светлый путь») газетасына тулысынча...

Язылу кампаниясе барган чор республика һәм район басмалары гына түгел, почта хезмәткәрләре өчен дә сынау вакыты дию ялгыш булмас. Алар почта бүлекчәсенә килгән һәр кешене басма матбугатка язылырга чакыра, йорттан-йортка йөреп газета-журналларга яздыра. Әлеге эштән кала һәр йортка төрледән-төрле корреспонденцияне ташып йөргән, һәр көнне күршедәге авылларга җәяү йөреп хезмәт күрсәтүче авыл почтальоннары аерым хөрмәткә, игътибарга лаек.

Бу җомга санын әзерләгәндә, чәршәмбе көнне, без Иске Дөреш авылындагы почта бүлекчәсенә барып кайттык. Телефоннан ук ягымлы, ачык булган почта бүлеге җитәкчесе Валентина Шәйдуллина ишектән килеп кергәч тә безне шундый ук якты елмаюы белән каршы алды. Аның белән бергә эшләүче хезмәттәше, Иске Дөреш һәм Таулы Дөреш авылларына хатлар, вакытлы матбугат таратучы почтальон Фәридә Сәгыйдуллина да бик ачык кеше булып чыкты. Биредә ике ел гына эшләсә дә, ул үзен бик җаваплы, намуслы кеше итеп күрсәткән. Хәер, шушы авылда туып-үскән, хәзер дә Иске Дөрештә көн күрүче Фәридә Хәниф кызы үзенең бүгенге хезмәтенә кечкенәдән үк битараф булмаган.

- Әнием Мөнирә шушы авылдагы почта бүлекчәсендә уналты ел телефонистка булып эшләде. Мин, ул вакытта укучы бала, аның янына килеп, эшен кызыксынып күзәтә идем. Алай гына да түгел, үземне почта хезмәткәре итеп тоярга теләп, конвертларны, открыткаларны букчама салып, аларны мәктәптә сатып йөргән чаклар да булгалады, - дип көлеп сөйли Фәридә Сәгыйдуллина.

Инде ничәмә-ничә еллар үтеп, Чаллыда яшәп, «Кама» агрофирмасында агроном була, Иске Дөреш авылы мәдәният йортында эшли. Моңа карамастан, язмыш аны бала вакытта ук яраткан һөнәренә кайтара.

- Эшемне бик яратам мин. Авыр чаклар булса да хезмәтемнән, кешеләр белән аралашудан тәм табып яшим, - диде ул.

Моннан кала Фәридә ханым үзенең балаларына, оныкларына менә дигән әни, әби дә булырга җитешә. Тормыш иптәше Илгиз абый вафат булгач та ул сынмаган, сыгылмаган. Кызы Гөлнараны, улы Русланны аякка бастырып, аларга тиешле тәрбия биреп, кеше иткән. Хәзер исә ике оныгын караша. Шулай ук энесе Илгизнең хәләл җефете Миләүшә апа да фани дөнья белән хушлашкач, Фәридә апа аларның өч баласына әни була белгән, аларны карап-үстергән. Хәзер инде ул балалар да башлы-күзле булып, үз гаиләсен корып, сабыйлар үстерә, армия сафларында хезмәт итә. Без сөйләшкән арада да Фәридә апа, шуларның төпчеге булган Изилгә, армиягә дип посылка җыя иде.

- Октябрьнең егерме алтысында гына армиягә озаткан идек. Ул Әстерханда хезмәт итә. Менә эшләремне бетереп, посылка җибәрим дигән идем, - дип Фәридә Хәнифовна язуыннан аерыла.

Шулай да почта хезмәткәрләре бу вакытта да эш турында онытмыйлар.

- Авыл кешеләре газетага язылалар. Үзебез дә аларны «Якты юл»га («Светлый путь») язылырга чакырабыз, йортлар буйлап йөрибез. Ташламалы бәядән язылу акциясе башлангач, күбесе почта бүлекчәсенә үзләре үк киләчәк дип уйлыйбыз, - диде хушлашканда почта бүлеге җитәкчесе Валентина Антоновна.

Менә шундый ул безнең район авылларында эшләүче почта хезмәткәрләре. Әлеге авыр хезмәтләрендә Фәридә Сәгыйдуллинага, Валентина Шәйдуллинага һәм авылларда эшләүче барча почта хезмәткәрләренә уңышлар, гаилә иминлеге телисе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев