Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иң сөйкемле, иң яраткан кеше – әни

Шилнәбаш авылының китапханәсендә «Ветеран» клубының чираттагы очрашуы булып үтте. Әлеге күркәм чарага әниләр, әбиләр, аларның балалары һәм оныклары чакырулы иде.

«Кадерле аналар! Сезгә эчкерсез мәхәббәтегез, балаларны ихлас кайгырту һәм борчылуыгыз өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Һәр иртәгез күтәренке кәеф, елмаю белән башлансын. Сез - безне җылытучы гомер кояшыбыз. Иң изге теләкләр бүгенге кичәбездә сезнең исемгә генә яңгыраячак», - дип башлап җибәрделәр бәйрәмне. Аннары әбиләргә багышланган шигырь сөйләп кителде. II-III сыйныф укучылары - Стелла Хуснекаева, Аделина Шахметова, Тася Балашова, Лиана Солтанярова, Луиза Шәрәфиева, Ариана Прокопьева, Виктория Хлопунова, София Ерепова һәм иң кечкенә катнашучы Изабелла Хуснекаева үзләренең яраткан әниләренә һәм әбиләренә искиткеч матур шигырьләрен бүләк иттеләр. Нәни кызлар төркеме «Песня мамонтенка», «Мама милая моя», «Мама, я целую твои руки» җырларын башкардылар. Әниләр чиксез сөенделәр, мондый очрашуларны тагын да үткәрүебезне сорап калдылар, дип хәбәр итә Шилнәбаш авылының китапханә мөдире Нурзилә Бариева.

Мусабай-Завод авылының мәдәният йортында әниләр көне уңаеннан күңелле бәйрәм үтте. Чарада «Кояшкай» балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар һәм мәктәп укучылары искиткеч матур җырлар җырладылар, әниләр турында матур шигырьләрен сөйләделәр. Алга таба бәйрәм Әдәбият елы уңаеннан мәдәният хезмәткәрләре һәм китапханәче тарафыннан балалар белән әзерләнгән Туфан Миңнуллинның «Кәрлә - мәктәп баласы» спектакле тамашачыларга тәкъдим ителде. Спектакльдә балалар булган бар осталыкларын күрсәттеләр. Килгән кунакларыбыз балаларның чыгышларын бик ошаттылар, аларга алга таба да иҗади уңышлар теләделәр, дип хәбәр итте Мусабай-Завод авылының китапханә мөдире Флүзә Тәхәвиева.

Бәтке авылының «Аленушка» балалар бакчасында уздырылган бәйрәмне бакча мөдире Лилия Хәмидуллина башлап җибәрде. Ул җыелган әниләрне, әбиләрне котлап, изге теләкләрен теләде. Әлеге күркәм чарада балалар бакчасының һәр төркем сабыйлары да катнашты. Аеруча да чыгыш ясаучыларның югары дәрәҗәдә әзерлеген билгеләп үтәсе килә. Концерт программасы җырлар һәм шигырьләр белән генә чикләнеп калмады, күмәк һәм аерым биюләр дә булды. Иң истә калганы 7нче төркем сабыйларының балалайкаларда уйнап, халык биюләрен биюләре булды. Дәртле көйне ишетүгә, хәтта тамашачылар да бии башлады. Бәйрәмне оста итеп музыкаль җитәкче Гүзәл Фатыйхова белән тәрбияче Алинә Ямалтдинова алып барды, дип хәбәр итә балаларның ата-аналары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев