Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәчетләрдә укытучы мөгаллимәләр белем күтәрү курсларыннан кайтты

"Казан" милли мәдәният үзәгендә "Мәчет каршындагы курсларда дини фәннәрне укыту" темасына квалификация күтәрү курслары үтте. Анда республика районнарында башлангыч дини белем бирүче 300 якын мөгаллим җыелды. Чарада Тукай районыннан 10 мөгаллимә дә катнашты. Боерган авылыннан Гөлнәфирә Фәттахова бу чарадан алып кайткан фикерләре белән уртаклашты: " Мин үзем быел Чаллы шәһәрендәге...

"Казан" милли мәдәният үзәгендә "Мәчет каршындагы курсларда дини фәннәрне укыту" темасына квалификация күтәрү курслары үтте. Анда республика районнарында башлангыч дини белем бирүче 300 якын мөгаллим җыелды. Чарада Тукай районыннан 10 мөгаллимә дә катнашты. Боерган авылыннан Гөлнәфирә Фәттахова бу чарадан алып кайткан фикерләре белән уртаклашты:

" Мин үзем быел Чаллы шәһәрендәге "Ак мәчет" мәдрәсәсен тәмамладым. 4 ел дәвамында уку җиңел бирелмәсә дә, тирәнтен дини белемнәр алдым. Киләчәктә Боерган авылындагы мәчеткә килгән өлкән яшьтәге кешеләр, яшь авылдашлар, балалар белән шушы тәҗрибәмне уртаклашырга теләгем бар. Казанда укылган лекцияләр миңа бик ошады, бу белемнәрне алдагы эшемдә кулланырга исәплим. Бигрәк тә тәҗвид, фикх, сира фәннәре буенча чыгышлар тәэсир итте, үзем өчен яңа биремнәр билгеләдем. Залдагыларның сорауларына җентекләп җавап бирүләре дә яхшы".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев