Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукайлылар кәгазь медицина полисына өстәп «Безнең карта» дип аталган пластигын да ала ала

Агымдагы елның 1 августыннан «Ак Барс-Мед» иминият компаниясе бердәм үрнәктәге мәҗбүри медицина иминиятләштерүе полисына өстәп аның «Безнең карта» дип аталган пластик дубликатын бирә башлады. Бу халыкка уңайлылык тудыру максатыннан эшләнә. Ул пластиктан эшләнгән, банк картасы зурлыгындагы документ. Анда иминиятләштерелгән кешенең фамилиясе, исеме, әтисенең исеме күрсәтелгән, карта хуҗасының «Ак Барс-Мед» иминият...

Агымдагы елның 1 августыннан «Ак Барс-Мед» иминият компаниясе бердәм үрнәктәге мәҗбүри медицина иминиятләштерүе полисына өстәп аның «Безнең карта» дип аталган пластик дубликатын бирә башлады. Бу халыкка уңайлылык тудыру максатыннан эшләнә.

Ул пластиктан эшләнгән, банк картасы зурлыгындагы документ. Анда иминиятләштерелгән кешенең фамилиясе, исеме, әтисенең исеме күрсәтелгән, карта хуҗасының «Ак Барс-Мед» иминият компаниясендә бердәм үрнәктәге мәҗбүри медицина иминиятләштерүе полисын алганлыгы турында мәгълүмат теркәлгән һәм шул полисның номеры язылган.

Пластик полис әлегә ТР территориясендә генә гамәлдә. Башка регионнарга барган вакытта, үзең белән полисның оригиналын алу зарур.

Тукайлылар әлеге пластик полисларны «Ак Барс-Мед» иминият компаниясенең Яр Чаллыдагы филиалының алты офисында һәм район үзәк больницасында ала ала. Офислар Яңа шәһәр, 2/18 йорты, 2 этаж («Бизнес-үзәк»), 26/13 йорты (7нче поликлиника, 2 этаж), 37/08 йорты, 1 этаж (Автоградбанктан керергә), 9/1 йорты (Перинаталь үзәк, 6 терминал), ГЭС бистәсендә 10/10 йорты, 1 этаж һәм 4/2/1 йорты, 1 этажда урнашкан (күпфункцияле үзәк). Район больницасында «Ак Барс-Мед» иминият компаниясе белгече декабрь аенда эшли. Пластик полис ясатырга теләүчеләр регистратурага эш көннәрендә 7.30дан 14.00 сәгатькә кадәр мөрәҗәгать итә алалар. Гариза язарга барганда үзең белән паспорт, балаларга - туу турында таныклык, мәҗбүри пенсия иминияте таныклыгы (СНИЛС) һәм бердәм үрнәктәге мәҗбүри медицина иминиятләштерүе полисы кирәк. Барысының да оригиналларын алып килү шарт. Ә опекадагы балалар өчен опекун таныклыгы яки бу турыдагы карар сорала. Пластик полис бушка ясала, ул гариза биргәннән соң бер ай эчендә әзер була.

«Ак Барс-Мед» хезмәткәрләре гаризалар кабул итү өчен оешма-предприятиеләргә, мәктәпләргә, балалар бакчаларына, авыл җирлекләренә чыгарга да әзер. Вакытын билгеләү өчен оешма җитәкчеләренең безнең белән элемтәгә керүе генә шарт.

Пластик полисларны ясату мәҗбүри түгел. Ул бары тик клиентларның уңайлылыгы өчен генә. Кәгазь полисың кулыңда икән, сине дәвалау учреждениесендә кабул итмәсләр дип борчыласы юк. Сораулар туганда тәүлек буе бушлай эшләүче 8-800-500-03-03 кайнар телефонына шалтыратырга була.

фото virhos.net сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәламәтлек саклау