Тукайлылар кәгазь медицина полисына өстәп «Безнең карта» дип аталган пластигын да ала ала
Агымдагы елның 1 августыннан «Ак Барс-Мед» иминият компаниясе бердәм үрнәктәге мәҗбүри медицина иминиятләштерүе полисына өстәп аның «Безнең карта» дип аталган пластик дубликатын бирә башлады. Бу халыкка уңайлылык тудыру максатыннан эшләнә.
Ул пластиктан эшләнгән, банк картасы зурлыгындагы документ. Анда иминиятләштерелгән кешенең фамилиясе, исеме, әтисенең исеме күрсәтелгән, карта хуҗасының «Ак Барс-Мед» иминият...