Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район халкын нәрсә борчый

Бу атна сишәмбесендә, ягъни 1 декабрь көнне «Бердәм Россия» партиясенең туган көне уңаеннан, ил күләмендә бердәм кабул итү көне үтте. Безнең районда да бу көнне барлык авыл җирлекләрендә җәмәгать кабул итү урыннарында, өстәмә мәйданчыкларда тукайлыларны шәхси сораулары белән кабул иттеләр. Партиянең җирле бүлегенең кабул итү урынында иртәнге сәгать 8дән кичке...

Бу атна сишәмбесендә, ягъни 1 декабрь көнне «Бердәм Россия» партиясенең туган көне уңаеннан, ил күләмендә бердәм кабул итү көне үтте. Безнең районда да бу көнне барлык авыл җирлекләрендә җәмәгать кабул итү урыннарында, өстәмә мәйданчыкларда тукайлыларны шәхси сораулары белән кабул иттеләр. Партиянең җирле бүлегенең кабул итү урынында иртәнге сәгать 8дән кичке сәгать 5кә кадәр тукайлылар үз сорауларын район башлыгы Васил Хаҗиевка, иртәнге сәгать 8дән көндезге 3кә кадәр авыл җирлекләрендәге бердәм кабул итүдә җирлекләрдән район Советы депутатларына һәм авыл җирлекләре депутатларына бирә алдылар.

Бу көнне Васил Хаҗиевка җир, торак һәм торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләсенә бәйле сораулар белән 3 кеше мөрәҗәгать итте. Район башлыгы урынбасары Люция Әхмәтова исә торак мәсьәләсе белән 2 кешене кабул итте. Авыл җирлекләрендәге кабул итү урыннарына бу көнне урамнарны яктырту, юлларны төзекләндерү һәм башка шундый төрдәге мәсьәләләргә бәйле 71 сорау керде.

фото u-ilim.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев