Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Татар халык курчагы» бәйгесенә йомгак ясалды

Чәршәмбе көнне районыбызда үткәрелгән «Татар халык курчагы» күргәзмә-бәйгесенә йомгак ясалды. Конкурска тәкъдим ителгән 50дән артык курчак, чын мәгънәсендә, алтын табылдык кебек.

Бәйгенең максатлары - татар милләте мәдәниятен, халык иҗатын саклап калу, туган як, татар халкы тарихына кызыксыну уяту, яңа сәләтләр ачу.

Мин исә күргәннәремне язып үтәсем килә. Районыбызның мәдәният бүлеге каршында оештырылган курчаклар күргәзмәсе бер кешене дә битараф калдыра алмады. Жюри әгъзаларына пөхтә итеп ясалган, күлмәкләрендә татар орнаментлары булган, милли киемнән киендерелгән курчакларны сайлап алуы бихисап авыр булды. Эшләрнең барысы да игътибарга лаеклы. Ни дисәң дә, курчакны киендерү өчен күпме хезмәт куярга, күлмәкләргә орнаментлар төшерергә, тегәргә-чигәргә, өс-башларын, аяк киемнәрен карарга кирәк. Аеруча сөендергәне, күргәзмәгә тәкъдим ителгән курчаклар арасында малай-курчаклар да бар иде. Аларга түбәтәй, матур күлмәк, килешле чалбар, камзул кидертелгән. Кечкенә генә аякларында матур итеп чигелгән читекләренә хәтле бар. Мондый матурлыкны кече яшьтәге балалар ясаганын, катнашучылар арасында малайлар да барлыгын белгәч, мин гаҗәпләнүемне яшерә алмадым.

- «Татар халык курчагы» бәйгесен без районда беренче ел гына үткәрәбез. Бәйге дүрт яшь төркемендә, 7 яшьтән алып 18 яшькәчә, балалар, яшүсмерләр арасында үтте. Шунысы куанычлы: балалар бер генә түгел, ә берничә курчак тәкъдим иттеләр. Димәк, аларны кызыксындыра алдык дигән сүз, - дип белдерде конкурсны оештыручыларның берсе «Гиндукуш» музее җитәкчесе Резидә Гарипова.

Әйтергә кирәк, «Татар халык курчагы» конкурсы оештыручылары җиңүчеләрне 6 номинациядә билгеләде. «Гүзәл курчак» номинациясендә беренче урынны Иске Абдулның балалар бакчасы коллективы яулап алды. II урын исә Мәләкәс авылыннан Матвей Низаметдиновка бирелде. «Мин уйный торган курчак» номинациясендә беренчелеккә (7-12 яшьлек балалар арасында) Иске Җирекледән Давид Зарипов белән Түбән Суыксудан Әдилә Фатыйхова чыктылар. Икенче урын Иске Абдул авылыннан Зилә Фәрваева белән Алсу Кәримовага бирелде. III урынны Айзилә Зәйнетдинова (Иштирәк), Рената Гатина (Кнәз), Алинә Мостафина (Биклән), Альмира Нуриева (Кнәз), Рания Сәитова (Иске Абдул) алдылар. 13-15 яшьлекләр арасында шул ук номинациядә I урында Яңа Бүләктән Ләйсән Газизова калды. Жюри бик озак сүз куертканнан соң, икенче урынны Биклән авылы кызы Айсылу Салиховага бирергә булды.

Реклама

«Традицион курчак» номинациясе җиңүчеләрен билгеләгәндә дә кыенлыклар туды. Курчакларның бөтенесе дә җиңүче исеменә лаек, иң-иңнәр арасында тагын да яхшырагын сайлап алуы кыен, диделәр оештыручылар. Шулай да 13-15 яшьлек яшүсмерләр арасында I урынны Яңа поселогыннан Динара Хәйруллина яулап алды. Динараның укытучысы Фәридә Насыйрова белән бергәлектә чәйнек астына курчак формасында җылыткыч (грелка) ясавы бөтен кешене таң калдырды. Икенче урынны Кнәздән Рената Гатина белән Алексей Антонов бүлештеләр. Өченче урын исә педагог Эльза Лапаева (Бәтке) җитәкчелегендә башкарылган укучыларның эшләренә бирелде. Элеккеге елларда ук безнең әби-бабайларыбыз әйбер дә, мөмкинлекләр дә булмау сәбәпле, агач курчаклар белән уйнаганнар, аларны агач яфракларыннан киендереп күңел ачканнар. Боерган авылыннан Ренальд белән Радмир Габдуллиннар ясаган агач курчакны күргәч, мин ирексездән әбием сөйләгәннәрне исемә төшердем. Педагоглары Диләрә Гыйльметдинова белән малайларның үтә дә тырышканнары күренеп тора. Боларның барысына да жюри әгъзалары өстенлек бирде.

- Бәйге балалар арасында гына уздырылды. Моңа карамастан, конкурска үзенең эшләрен Мәләкәс авылыннан педагог Розалия Вәлиева да тәкъдим итте. Без исә педагогны шулай ук бүләкләргә кирәк дигән карар кылдык. Аның матур, искиткеч гүзәл курчакларын күреп, бәлки, башкалар да илһамланып китәр, аларның да әлеге һөнәргә өйрәнү теләге туар, - диде районның мәдәният һәм ял итү үзәге җитәкчесе Октябрина Әюпова.

Гомумән, бәйгедә катнашкан һәрбер баланың эше аерым игътибарга лаек. Жюри әгъзалары моны исәпкә алды. Киләсе атнага «Татар халык курчагы» бәйгесенең җиңүчеләрен, барлык катнашучыларны район администрациясе бинасында бүләкләргә планлаштыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: милли горефгадәт

2
X