Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Безнең җиңүчеләребез – Мәләкәс авылы үзешчәннәре

«Чишмә башы» («Истоки») районкүләм фестиваленең «Интернет аша тавыш бирүдә җиңүчеләр» номинациясендә Мәләкәс авылы артистлары (18877 тавыш) беренчелекне яулады. Бер ай дәвамында «Якты юл» («Светлый путь») газетасының рәсми сайтында (http://www.tukai-rt.ru/) катнашучылар өчен кайнар тавыш бирү барды. Кайнар дип әйтү бер дә арттырып әйтү түгел, ни өчен дигәндә көн дәвамында беренчелекне төрле...

Әлеге фестивальнең гала-концерты пәнҗешәмбе көнне Яр Чаллы шәһәренең «Энергетик» мәдәният сараенда узды. Жиңүчеләрне мәдәният сарае сәхнәсеннән «Якты юл» газетасы редакциясе коллективы котлады. Аңа кадәр исә без Мәләкәс авылы мәдәният йорты директоры Людмила Адамова белән сөйләштек, кызыксындырган сорауларыбызны бирдек.

- Фестивальнең финал өлешендә без борынгыдан килгән «Өй саклау» гореф-гадәтен күрсәтәчәкбез. Интернет аша тавыш бирүгә килгәндә, безнең өчен иң күбе авылның яшүсмер егет-кызлары һәм мәктәп укучылары тавыш бирде. Шулай ук безнең коллектив өчен төрле шәһәрләрдә, авылларда яшәүче туганнарыбыз да җан атып торды. Җиңүебездә бер минутка да шикләнмәдек, булдыра алганча тырыштык, тавыш бирүчеләребез дә көннән-көн күбәйде, - дип сөйли Людмила Адамова.

Без исә редакциябез коллективы исеменнән тавыш бирүдә катнашкан һәрбер газета укучыбызга, фестивальдә катнашучыларга ихлас рәхмәтләребезне җиткерәбез.

P. S. Күбрәк фотоларны «Вконтакте» социаль челтәрендәге «Якты юл» («Светлый путь») газетасының рәсми төркеменнән (http://vk.com/club54482574) карый аласыз. Безнең белән калыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев