Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

Яңа ел алды фотоконкурсы дәвам итә

Яңа ел бәйрәме ул - матур итеп бизәлгән чыршы, мандарин исе, бүләкләр, сабыйларның Кыш Бабай белән күрешүе, ә иң беренче чиратта бу бәйрәм - күңелдә туган матур хисләр, яхшылык, игелеккә ышаныч һәм барысы да яхшы булачакка өмет. Шуңадыр, мөгаен, без кырык эшне читкә куеп булса да, өйне, эш урынын бизәргә,...

Яңа ел бәйрәме ул - матур итеп бизәлгән чыршы, мандарин исе, бүләкләр, сабыйларның Кыш Бабай белән күрешүе, ә иң беренче чиратта бу бәйрәм - күңелдә туган матур хисләр, яхшылык, игелеккә ышаныч һәм барысы да яхшы булачакка өмет. Шуңадыр, мөгаен, без кырык эшне читкә куеп булса да, өйне, эш урынын бизәргә, үз-үзебезнең күңелебезне күтәрү өчен кечкенә булса да матур гамәлләр кылырга тырышабыз. "Якты юл" газетасы редакциясендә дә һәрвакыт ыгы-зыгы -Тукай районы, анда яшәүчеләрнең хезмәте, тормышы турында мәкаләләр әзерләүдән тыш, төрледән-төрле вак-төяк мәшакатьләре җитәрлек була. Шулай да, безнең хезмәткәрләр, ел саен, декабрь аенда бүлмә бизәргә вакыт табарга тырыша. Узган елны алар, мәсьәлән, тәрәзәләргә менә шундый гаҗәеп сурәтләр төшереп, кергән-килгән һәркемне сокландырды, шаккаттырды.

Соңрак сезне быелгы бизәлгән бүлмә фотолары белән дә таныштырырбыз әле. Ә әлегә исегезгә төшерәбез, Яңа ел алды фотобәйгесе дәвам итә, катнашырга ашыгыгыз. Беренче катнашучыбыз белән монда танышырга мөмкин. Үз кулыгыз белән ясалган - бәйләнгән, тегелгән, ябыштырылган, өреп кабартылган, пешерелгән бәйрәм бизәкләрен ясап, фотога төшереп, безнең электрон почтага юлларга кирәк: yakti.ul76@gmail.com

Җиңүчене язма астындагы комментарийлар саны буенча билгелиячәкбез. Иң күп фикер саны иясен бүләк көтә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев