Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Вакыт яраларны төзәтә диләр

Ә аларның яралары нигәдер төзәлми

Ел саен чәчәкләргә төренеп ялтыраган кояшлы 9 нчы май бу яраларны тирәнрәк ача.Сугыш беткәнгә 73 ел үтсә дә, йөрәкләрдән һаман да кан саркый. 1932-1943 нче елларда туган, әтиләре сугыш кырында башларын салган, үзләре дә сугыш ачысын нык татыган, инде, 85-90 яшь арасында булып “ветеран” исемен йөртергә лаек бу кешеләр бүген беркайда да исәптә түгел бугай.Авылыбызда ничә кеше әти сүзен әйтергә дә тилмереп яшәделәр, алар арасыннан күбесе аларның төс кыяфәтен дә күз алдына китерә алмыйлар, чөнки алар тумаган да булалар. Карар өчен әтиләренең фотосүрәтләре дә калмаган. Бүген алар әти сүзен әйтергә тилмергән ап-ак чәчәле апа-абыйлар.Менә шушы абый –апалар өчен, җиңү көне,хәзер дә күз яшьләренә чыланган бәйрәм.Шушыларны искә алып ,безнең Сәмәкәй мәдәният йорты хезмәткәрләре,авыл җирлеге башлыгы белән берлектә,сыгыш чоры балаларының өйләрендә булып,үзебезнең көч белән әзерләгән кечкенә генә күчтәнәчләребезне тапшырып,очрашып,сөйләшеп кайттык.
Менә кыюсыз гына беренче өйнең ишеген шакыйбыз.Биредә Хафизова Хәлимә апа яши.Сугыш башланганда аңа 5 яшь булган.Әтисе сугыштан әйләнеп кайтмаган.Күз яшьләре белән хәтирәләр уртаклаштык.Менә без Музагитова Сания апаларда.Сугыш башлануга әтисен сугышка алалар.44 нче елда кан чиренгән әниләре дә үлеп китә.Биш бала ,13 яшьлек олы апалары кулына кала.
Гомумумән,кайсы гына йортка керсәк тә,чын йөрәкләреннән җиткергән рәхмәт сүзләре белән озатып калдылар.Күңелләрдә сагыш булса да ,ниндидер бер рәхәтлек алып кайттык бу абый-апалар белән очрашудан.

Сәмәкәй мәдәният йорты директоры:Исхакова А А.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев