Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

«Укытучы һөнәрен сайлавыма үкенмим, язмыш миңа мәрхәмәтле булды»

Адәм баласы үзенә тормыш бүләк иткән әти-әнисе алдында мең бурычлы булса, дөньяны танып белергә өйрәткән укытучыларына мең рәхмәтле булырга тиештер. Иске Абдул урта белем бирү мәктәбенең математика укытучысы Зөлфия Галимҗан кызы Гыйльфанованы якыннан белгән һәр кеше минем әлеге фикерем белән тулысынча килешер дип уйлыйм.

Зөлфия – Алабуга районы Морт авылы кызы, әти-әнисенең бик кадерле төпчек баласы. Ул 1985 елның 1 сентябреннән безнең мәктәптә иң авыр фәннәрнең берсе булган математикадан укыта. Кечкенәдән белемгә омтылуы, тырышып укуы, мәктәп программасы нигезләрен тирәнтен үзләштерүе аны шушы өлкәгә тарта. Мөгаллимлек һөнәрен якын итә ул. Киләчәк юлын сайлаганда балаларны ярату да мөһим роль уйнагандыр. Шунысы да кызыклы, безнең мәктәпнең ике математика укытучысы да Морт мәктәбеннән. Димәк, аларга бик тә нигезле белем бирелгән.
Гомер уза аккан сулар кебек... Зөлфиянең безнең мәктәпкә килеп эшли башлаганына да инде 34 ел узган. Чын укытучыга хас зирәклек, сабырлык, киң күңеллелек белән утыз елдан артык вакыт дәвамында балаларга төпле белем һәм тәрбия бирә ул. Һәр укучысына үз баласы кебек карый, кирәк чакта ышанычлы киңәшче, терәк була белә.
Пәйгамбәребез хәдисләрендә: «Изгелекләрне үлчи торган үлчәүдә иң авыр килгән изгелек күркәм холык булачак», – диелгән. Зөлфиябез күркәм холыклы, беркем белән бәхәсләшмәс, сүзгә кермәс. Укучыларына, аларның әти-әниләренә карата да һәрвакыт җылы мөнәсәбәттә булуы белән аерылып тора ул.
Мәктәп шундый нәрсә инде, һәрчак кайнап тора. Зөлфия Гыйльфанова эшләгән дәвердә күпме семинарлар, ачык дәресләр, конкурслар, олимпиадалар, соңгы вакытта БДИларга укучыларны әзерләү һәм башкалар – укытучыдан күпме көч, энергия, сабырлык сорый. Ә укуны тәмамлаган укучылары арасында кемнәр генә юк – укытучылар, хисапчылар, юристлар, инженерлар, башка һөнәр ияләре. Олы тормыш юлына аяк басып кемнәр генә булып китсәләр дә, нинди дәрәҗәләргә генә ирешсәләр дә, хөрмәтле укытучыларына алар бик тә рәхмәтле. Укытучыларының тәрбия дәресләрен яхшы үзләштергәнлекләрен раслап яши алар: намуслылар, тәртиплеләр, ярдәмчелләр. Зөлфия: «Укытучы һөнәрен сайлавыма үкенмим, язмыш миңа мәрхәмәтле булды», – ди. Аңа укучыларыннан күпме рәхмәт хатлары килә, әти-әниләр ихтирам итә үзен, хезмәтен зурлап биргән әллә ничә мактау кәгазе бар.
Халыкның олы абруен казанган укытучы булу өстенә Зөлфия гомер сукмагы буйлап янәшә атлаучы Илдарының олы терәге, өч баласының кадерле әнисе дә. Хәләл җефетенең әнисе Әнисә апага бик сабыр, ипле килен дә булды. Әнисә апаның бакыйлыкка күчкәненә дә инде биш ел гомер үтеп киткән. Кайнана белән килен 25 ел бик тату, матур яшәде. Илдар белән Зөлфия авылның үрнәк гаиләләреннән санала, икесе дә бик тырышлар. Илдар берничә ел инде авылда кибет тота, мохтаҗ авылдашларына, инвалидлар йортына һәрдаим булышып яши. Йортлары да балкып тора, һәр җирдә читалык, тәртип күзгә чалына. Кызлары Гөзназ, медицина институтын тәмамлап, терапевт һөнәрен үзләштереп, Казан шәһәрендә дәваханәдә эшли. Балачактан ук «Балкыш», «Йолдызлык» фестивальләрендә катнашып, сәхнә, иҗат тормышы белән үскән уллары Рузил, театр училищесында укып, Хәния Фәрхи төркемендә нәфис сүз остасы булып эшләде. Төпчекләре Румил исә быел 9нчы сыйныфны тәмамлап, сынаулар биреп йөри.
Зөлфия әле тагын бик оста бакчачы да. Нинди генә җиләк-җимеш, күз явын алырлык гөл-чәчкәләр үстерми ул! Аллаһка шөкер, тормышның матурлыгына, балаларының уңышларына сөенеп, Илдарын кадерләп, хезмәтеннән тәм табып, сөенеп яши Зөлфия. Өлкәннәргә карата да бик игътибарлы булды. Ул озак еллар мәктәптә профсоюз оешмасын җитәкләде. Өлкәннәр көнендә, Соңгы кыңгырау, 1 Сентябрь – Белем бәйрәмендә, шулай ук башка чараларда да өлкәннәр һәрчак бәйрәм түрендә булды. Олыны олы итә белүе үк аның тәрбияле, игътибарлы кеше икәнен күрсәтә.
Гомерләр үтә икән, үтә дә китә икән, дип җырлыйлар бит. Шулай икән шул. Гомерен мәктәпкә, балаларга багышлаган мөхтәрәм педагог Зөлфия Галимҗановнага да 55 яшь. Ләкин гомер агышын йомгакларга бик иртә әле. Укучыларыңны, авылдашларыңны, якыннарыңны сөендереп тагын бик күп уңышларга ирешергә язсын сиңа, Зөлфия!

Фото автор тарафыннан бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев