Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Уңган-булган күршеләрем

Районыбызда үрнәк гаиләләр бихисап. Тормыш юлыннан гомер буе матур итеп атлаучы, пар канатлы, бер-берсеннән башка яши алмаучы, бер-берсенә яратып эндәшүче матур гаиләләрнең берсе – Казаклар авылыннан Абдуллиннар.

Гаиләнең өлкән буыны – Нәкыйп Абдулович һәм Бәһиҗә Зыятдиновна белән гомер буе күршеләр булып, ишегалдына, кечкенә балаларга күз-колак булып, хәл белешеп, аралашып яшәдек. Көтмәгәндә кайгы-хәсрәт килгәндә, шатлык-сөенеч кичергәндә боларның барысы хакында да иң әүвәл алар белешеп тордылар. 
Алар икесе дә гомер буе колхоз эшендә булды. Нәкыйп абый терлекче, ат җигеп фермада эшләде. Ә Бәһиҗә апа алдынгы сыер савучылар рәтеннән төшмәде. Моңа өстәп 5әр гектар чөгендер утау, борчак чабу...
Гаиләдә бер-бер артлы биш малай туды. Алар кечкенәдән үк кул арасына кереп, әти-әниләреннән эшкә өйрәнеп үстеләр.
Нәкыйп Абдулович һәм Бәһиҗә Зыятдиновна бүгенге көндә икесе дә мәрхүмнәр инде. Ике уллары Фирдәвес һәм Рафаэльнең да гомерләре вакытсыз өзелде. Радик һәм Риф гаиләләре белән шәһәрдә яшиләр. Ә кече уллары Фәнис бәхетен туган авылында тапты. Бүгенге ул – туганлык җепләрен бәйләп торучы, төп нигезне, ата-ана мирасын саклаучы.
Фәнис үзе бик сабыр кеше. Үз-үзен тыныч тотуы, һәр сүзне чамалап әйтүе, уйчанлыгы белән башкалардан аерылып тора. Зиратта өмә оештыру, чишмә чистарту, мәрхүмнәрне соңгы юлга озату дисеңме, авылдагы шундый эшләрнең башында ул тора. Авылдашлар белә, Фәнис иң катлаулы эшләрне дә җиренә җиткереп башкарачак. Үзенә һәм калганнарга карата таләпчән, кирәкле җирдә кырыс та була ала ул. Әмма һәр көн изгелек кылырга омтыла, саваплы эш башкарырга ашыга. Моңа өстәп, Фәнис кул остасы да. Андый кешеләр турында кулында ут уйната диләр. Төзекләндерүдә, йорт салуда ул алыштыргысыз кеше. 
Билгеле, тылың ныклы булмаса, уңышка ирешеп тә булмыйдыр ул. Роза – иренең тугры юлдашы, киңәшчесе. Алар 26 ел бергә тормыш итә. Роза үзе бик эшчән, сабыр, мәрхәмәтле. Нинди генә йомыш белән керсәң дә ярдәм итә. Кайната һәм кайнанасын үз ата-анасы кебек яратты һәм хөрмәт итте. Олылап аларны соңгы юлга озатты. 
Ялгышмаганнар алар бер-берсен сайлап. Гаиләдә бер-берсенә терәк, кайгыртучан әти белән әни. Туган-тумача, дус-ишләр, авылдашлар арасында ышаныч яулаган киң күңелле кешеләр. Абдуллиннарның ике кызлары да ата-аналарының барлык уңай сыйфатларын үзләренә туплаганнар. Кызлар ягымлы, миһербанлы, шәфкатьле. Бу сыйфатлары аларга тормышта үз юлларын табарга булышкан. Олы кызлары Эльвира журналист, кечесе Эльвина Казан дәүләт университетында белем ала. 
Абдуллиннар гаиләсенең олы куанычлары – оныклары Мальвина һәм Эмин. Бабай белән әби сабыйларын үз балалары кебек сөяләр, иркәлиләр. 6 яшьлек Эмин бабасы белән мәчеткә дә йөри, аңа охшарга тырыша. Ә 7 яшьлек Мальвина әбисенә ризыклар пешергәндә кул арасына керә. Кул кушырып утыруны белмиләр бу йортта. Атна саен, балалар кайткач, мәш килеп ни дә булса эшләп йөриләр, техника тирәсендә кайнашалар. 
Шушы көннәрдә Абдуллиннарның барлык туган-тумачалары, балалары-оныклары Фәнисне 50 яшьлек юбилее белән котларга мул табын артына җыелачак. Без шундый уңган-булган күршеләребез белән горурланып, аларның шатлыкларына куанып яшибез. 

Күршеләре Гөлсинә Әхмәтшина. 

Фото гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев