«Тормышта иң кадерлесе – ил-көннең тыныч булуы», – ди сугыш ветераны Шәйхелислам Кәримов
Кесә телефоны шалтырый. Бикләннән ветераннар оешмасы рәисе Асия Фазуллина тавышы. «Ватан сугышы ветераныбыз Шәйхелислам ага Кәримовка 90 яшь туласы. Аның хакында газетага язып чыгасы иде бит», - дип үтенә. - Сездәге барлык сугыш ветераннары турында язган идек бит, - дим. - Монысы башкача. Күптән түгел авылыбызны ошатып, килеп төпләнде. Олы...
Көткән көн килеп җитте. Без, район башлыгының урынбасары Рөстәм Закиров, ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы җитәкчесе Галимҗан Зарипов белән Бәтке авылының Гагарин урамындагы ике катлы панельле йорт янына килеп туктадык. «Ничек болай булды әле? Бикләнгә барасы урынга Бәтке авылына эләктек?» - дип сорап куям безне каршылаучы Асия ханымга. Ул ветеранның элек Бикләндә яшәп, хәзер Бәткедәге туганы янына күчүен, документында яшәү урынының элеккечә калуын аңлатты.
Икенче катка күтәреләбез. Шакмаклы җылы күлмәктән, ачык йөзле, түбәтәйле бабай икекуллап күрешеп каршылый. Туганнар җыелуга Рөстәм Закиров юбилярны олуг бәйрәме белән котлап, зур чәчәк бәйләме һәм башка күчтәнәчләрен тапшыра. Россиянең илбашы Владимир Владимирович Путинның шәхсән котлау хатын бәян итә. Илебезне фашист илбасарларыннан саклап, зур җиңү яулаган Шәйхелислам Халик улы Кәримовның батырлыгын рәхмәт сүзләре белән искә алып, киләчәктә саулык-сәламәтлек, бәхет тели. Табын янында һәркайсыбызның, туганнарының әйтер сүзләре күп. Биклән авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәхбиев та, Асия Фазуллина да җылы котлый.
Юбилярның күз алдыннан авыр яшьлек еллары үтә. Ул Башкортстанның Дәүләки районы Танай авылында 9 балалы гаиләдә үсә. Әнисенең күзе сукыраеп, өй эшләрендә катнаша алмый башлагач, әтисе яшь хатынга өйләнеп, бергә гомер итәләр. Рәхмәт, еллар авыр булса да, балалар эшкә яраклы булып үсеп җитәләр. Ватан сугышына алынган абыйсының хәбәрсез югалуы бүген дә ветеранның күңелен тырнап тора. Тормыш арбасына иртә җигелә ул: көтүен дә көтә, ат җигеп көлтә, печән дә ташый. Бер эштән дә карышмый. 1944 елның көзендә фронтка чакыралар. Элемтәчеләр ротасында хезмәт итә.
- Без бик җаваплы эштә идек. Дәүләт телефон линиясен сузуда, аны карап эшләтүдә хезмәт иттем. Төрле һава шартларында, сугыш вакытларында элемтә линиясе төгәл эшләде, - ди элемтәче солдат Шәйхелислам ага горурланып.
7 ел армия хезмәтеннән соң ул туган авылына кайта. Берничә ел эшләгәч, вербовка белән Уфага завод төзелешенә китә. Шунда эшләп, өйләнеп гомер итә. Әмма язмыштыр инде, балалары булмый. Хатыны вафат. Ялгыз калгач, Чаллыга күчкән туганнары янына киләсе итә. Бүгенге көндә энесенең кызы Фәимә гаиләсендә, аның тәрбиясендә, ил-көннең тыныч булуына, тормыш-көнкүрешнең яхшыра баруына шатланып, яңа гомер көзенә аяк атлый ветеран. Һәркайда абруйлы, авыл халкы ихтирам итә сугыш ветераны Шәйхелислам Халик улы Кәримовны.
Озын гомерле өлкәннәребез - авылларыбызның горурлыгы, яшь буын өчен батырлык һәм сабырлык өлгесе. Алар узган гомер юлы сикәлтәләрсез, җиңел генә булмаган. Бөек Ватан сугышы китергән авырлыклар, якыннарын югалту ачысы, аттай җигелеп эшләү - болар барысы да тиңдәшсез батырлык күрсәткән бу буын өлешенә тигән сынаулар. Ветераннарыбызны хөрмәтләү - безнең изге бурычыбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев