Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Таһир абый белән горурланабыз

Адәм баласы яшәгән гомерендә мөмкин кадәр күбрәк изге гамәлләр кылырга тиеш, шул вакытта гына ул чын мәгънәсендә бәхетле була ала, дип саныйм мин.

Безнең авылыбызда да "минем авылдашым" дип горурланып исемнәрен атардай мөхтәрәм шәхесләр, үзе өчен генә түгел, башкаларга да кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырышып яшәүче олы йөрәкле кешеләр җитәрлек.
Шундыйларның берсе - туган авылыбызны яшәтү, табыннарыбызны ризыклы, ипекәйле итү өчен армый-талмый хезмәт куючы, 40 елдан артык гомерен басуларда җир эшкәртүгә, иген үстерүгә багышлаган данлыклы механизатор Таһир абый Мөхәммәтдинов. Шушы гомер эчендә иртә таңнан кичке караңгыга кадәр, алны-ялны белмичә ул эшкәрткән мәйданнарны исәпләсәң, меңләгән километрларга җыелыр иде. Язын - чәчүдә , көзләрен урып-җыюда булсын, бер эштә дә сынатмый Таһир абый. Үз эшен биш бармагыдай белә, үзенә тапшырылган техниканы да кадерләп, карап йөртә. Гомумән, кече яшьтән үк туган туфракны үз иткән, авыр эштән курыкмаган ул. Гадел, тырыш, кешелекле, ярдәмчел булганы өчен авылда да олысы-кечесе хөрмәт итә үзен. Иң авыр елларда - эшсезлек, акчасызлык заманында халыкны инандыра, бер йодрыкка туплый алуын искә алып, аны "Маяк" колхозының бүлекчә бригадиры итеп билгелиләр.Һәр эштә тәртип, төгәллек яратучы, үзенә дә, башкаларга да таләпчән Таһир абый бу эшендә дә сынатмый, авылдашларының, район җитәкчелегенең ышанычын казана.Тырыш хезмәте, яхшы күрсәткечләре өчен күп тапкырлар кыйммәтле бүләкләргә, мактау кәгазьләренә лаек була. Таһир Нәҗип улы Мөхәммәтдинов гомере буе халык мәнфәгатьләрен кайгыртып, гозер-үтенечләрен үтәп, авылдашларына, ярдәмгә мохтаҗларга булышып, изге гамәлләр кылып яши. Бүген ул авылыбызның шәхси ягулык станциясендә хезмәт куя. Биредә дә яшьләрнең остазы, киңәшчесе. Таһир абыйларының киңәшен тотып, әлеге коллектив егетләре игенчелек белән шөгыльләнә башладылар. "Җир ул эшләргә, халыкның тормышын мул итүгә хезмәт итәргә тиеш," - дип кабатларга ярата хезмәт ветераны. Аның акыллы киңәше, җиңел кулы белән башланган эшнең инде нәтиҗәләре дә күренә. Бүген авыл кешесе үзе дә ризыклы, малы да азык белән тәэмин ителгән.
Таһир абый үз гаиләсендә дә кайгыртучан гомер юлдашы, мәрхәмәтле әти, 4 оныгына ягымлы бабай. Төзек матур йортлары бөтен авылга ямь биреп, әллә кайдан балкып тора, тормышлары мул, бөтен. Иң мөһиме, бу йорттан бервакытта да кеше өзелми: ярдәм сорап та киләләр, киңәш-табышка да мөрәҗәгать итәләр. Күпме кешегә, шул исәптән безнең гаиләгә йорт-җир, каралты-кура төзешергә булышты Таһир абый. Гомумән, ул янәшәдә булганда әллә нинди авыр эшләр дә җиңел эшләнә, рухи терәк тоясың. Әнә шулай кешеләргә кирәк, гаиләсенә терәк булып ел артыннан еллар үткән. Бар җиһан яшәргән, ямьләнгән кояшлы май көннәрендә Таһир абый Мөхәммәтдинов үзенең күркәм юбилеен - 60 яшь тулган көнен билгеләп үтте. Алга таба да һәр яңа туган көнгә сөенеп, исәнлеккә-саулыкка тиенеп, пар канаты белән кадерле балалары, оныкларының кадер-хөрмәтендә бәхетле озын гомер кичерергә насыйп итсен хөрмәтле авылдашыбызга.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X