Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Хөрмәтле мөгаллимәгә 90 яшь

Күпме еллар сизелмичә дә үтеп киткән. Сүзем күптән түгел үзенең олы юбилеен - 90 яшьлеген билгеләп үткән Әнисә Насыйбулла кызы Гобәйдуллина турында.

Тыйнак, сабыр гына, һәр сүзне бастырып кына әйтеп, Әнисә апа үзенең гомер йомгагын сүтә. Аның фикер дөреслегенә, хәтер ныклыгына сокланып утырдым. 90 яшьлек әби димәссең, урта яшьләрдәге мөгаллимә кебек тоелды ул миңа.

Әнисә Насыйбулла кызы районыбызның Ташкичү авылында ишле гаиләдә туып-үскән. Җидееллык мәктәпне тәмамлагач, Минзәлә педагогия көллиятендә белем алып, 1940 елда Биклән авылында үзенең хезмәт юлын башлый. Зур хыяллар белән рухланып эшләгәндә Бөек Ватан сугышы башлана. Бу вакытларда ул Әҗмәкәй мәктәбендә укыта.

Сугыш беткәч, авыр яралардан исән калып, туган авылына Рәүф Кәшбетдин улы кайтып төшә. Ул да һөнәре буенча укытучы була. Ике мөгаллим - Әнисә апа белән Рәүф абый 1948 елда гаилә корып җибәрәләр.

Көчле математик Рәүф абыйны Иске Гәрдәледә җидееллык мәктәп ачарга җибәрәләр. Буш урында авырлыклар белән булса да өр-яңа мәктәп төзелә. Рәүф Кәшипович - директор, Әнисә Насыйбулловна тарих укыта. Әнисә апа белемен күтәрү максатыннан Алабуга педагогия институтын тәмамлый. 1964 елда Гәрдәле мәктәбе унъеллыкка әверелә, ә директоры итеп Әнисә Насыйбулловна билгеләнә. Шулай ук әлеге үҗәт ханым Әҗмәкәй авылында яңа мәктәп салуда да күп көч куя. Анда алты авыл баласы белем ала.

Әнисә Насыйбулловна халык белән, ата-аналар белән эшләүне оештыручы, башлап йөрүче була. Үзенең фидакарь хезмәте өчен ул район, Мәгариф министрлыгы тарафыннан күп тапкыр мактау кәгазьләре, медальләр белән бүләкләнә.

Реклама

Әнисә апа белән Рәүф абый бәхетләрен хезмәттә тапканнар. Алар белем биргән укучыларның күбесе районыбызның җитәкче урыннарында эшлиләр. Укучылары да инде күптәннән әби-бабайлар, үз остазларын һәрвакыт сагынып искә алалар, өйләренә барып хәлләрен беләләр.

Әнисә апа белән Рәүф абый шәхси тормышларын да сокланырлык итеп кордылар. Биш бала тәрбияләп үстерделәр. Әнисә апа Ана медаленә лаек булды. Ике кызлары әти-әниләренең һөнәрен сайлады - бүгенге көндә мактаулы укытучылар. Уллары да - югары белемле төзүчеләр, орден-медальләр белән бүләкләнделәр.

Әнисә апа белән Рәүф абый бергә 64 елдан артык матур гомер кичерделәр. Җәмәгать эшләренә, мәктәптәге төрле очрашу кичәләренә алар һәрвакыт бергә йөрделәр. Бай тормыш һәм хезмәт тәҗрибәсе белән бик теләп уртаклаша иделәр (Рәүф абыйның вафатына да инде ике ел була, авыр туфрагы җиңел булсын).

Әнисә апаның картлык көне балаларының, оныкларының кадер-хөрмәтендә үтә.

Күркәм юбилее белән тәбрикләп, Әнисә Насыйбулловнага тән сихәтлеге, күңел тынычлыгы, иман байлыгы телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мљгаллимђ

2
X