Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Бөек Җиңү бәйрәмен билгеләп үттек

Безнең Яңа Сарайлы авылы зур булмаса да, бездә һәрбер бәйрәм җиренә җиткерелеп үткәрелә.

Моның өчен клуб мөдире Гөлия Сәлимова һәм аңа ярдәм итүче шәфкәть туташы Гөлназ Гилфанова, Хәния Батталова зур тырышлык күрсәтәләр.

Менә әле генә 8 май көнне, Бөек Җиңү бәйрәмен билгеләп үттек. Әҗмәкәй авыл җирлеге һәм авылдашларның ярдәме белән клубта  чәй өстәле әзерләделәр.

Бәйрәмне котлау сүзләре белән Әҗмәкәй авыл җирлеге башлыгының урын басары Хусаинова Гөлнара Таһир кызы башлап җибәрде.

Яңа поселок мәдәният йорты директоры Габдрахманова Айгөл Таһир кызы  Ибрагимова Гөлчәчәк җитәкчелегендәге “Нур” ветераннар клубы белән зур концерт әзерләп алып килде. Ибрагимова Гөлчәчәк, Бикиева Фәрия, Зарипова Галия, Гиниатуллина Чулпан, Сәлимова Гөлия, Маликова Эльмира, Нажмутдинова Рамзия, Сахапов Зиастин һәм Рашидә сугыш чоры җырланын  башкардылар. Бу җырларны башкарганда тынсыз калып, елап, тыңлап утырдык.

Шулай ук авылыбыз гармунчысы Гаисә Садриев үзенең җырларын башкарды,  ә Галиева Наилә әби үзе чыгарган такмакларын җырлады. Концертны йөрәккә үтеп керердәй матур сузләр белән алып барды Гиниатуллина  Чулпан. Безгә шундый дикъкат биргән өчен барысына да зур рәхмәт.

Соңыннан сугышта һәләк булганнар һәм сугыштан кайтып үлгәннәргә куелган һәйкәл янына чәчкәләр куйдык. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев