Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Алтмыш ел бергә

Пар канатлар булып 60 елга якын гомер итү бик азларга гына бирелә. Югары Суыксу авылында туып, шунда гомер итүче Мәүҗиевлар гаиләсе бүген дә бик күпләргә үрнәк. Бер-береңне аңлау, бер-береңнең кадерен белү кебек сыйфатлар хас әлеге гаиләгә.

Табигате белән үтә дә тыныч, йомшак күңелле Лива апа бергә кавышу мизгелләрен бүгенгедәй хәтерли:
– Кечкенәдән бергә уйнап үстек, мәктәптә дә бергә укыдык. Балачагыбыз тормышның авыр елларына туры килде. Ул вакытларда аякка кигән башмакларыбыз тишелеп бетә торган иде. Галимҗан тәгәрмәч резинасыннан башмакларга табан салып бирә иде. Әтиләребез бергә ауга йөргәннәр. Кем уйлаган безне язмыш кушып куяр дип! – сүзен әнә шулай башлады Лива апа. – Гомер буе колхозда сыер саудым, иптәшем Галимҗан терлекләр карады. Минем сыерларымны кулъяулык белән сыпырып алышлы иде...
Лива апаның сүзен Галимҗан абый дәвам итә: 
– Шулкадәр яратып башкарды эшен, сыерларын җәлләп, пенсиядә дә байтак эшләп йөрде әле ул, – дип яратып мактап куйды.
Тормыш дигәнең шома гына бармый. Тыныч төннәрнең берсендә йорт-җирләрен ут камап ала. «Бурдан кала, уттан калмый» диләр бит, куркыныч янгыннан соң бер кат күлмәк белән урамда калалар Мәүҗиевлар. Өлкән яшьтәге әниләрен дә ут ялкыны үзенә ала. Бу хәлләрне искә төшереп сөйләгәндә, күзләреннән яшьләр тәгәрәп төшә.
– Иң авыр вакытыбызда авылдашларыбыз ярдәмнән ташламады. Хәтта күрше авыллардан булышучылар булды. Алланың рәхмәте яусын аларга, – дип күз яшьләрен сөртә-сөртә, бүген дә чын күңелләреннән рәхмәт укыйлар Лива апа белән Галимҗан абый аларга.
Шаулатып дөнья көткәннәр, еллар авырлыгына да карамыйча, нәсел агачын дәвам итеп, акыллы, тәүфыйклы, мәрхәмәтле бер ул һәм ике кыз үстергәннәр, киләчәккә өмет белән караганнар. Бүгенге көндә өч оныклары һәм ике оныкчыклары әби-бабаларын сөендереп яшиләр, әби-бабай йортына сукмакны өзмиләр. «Шушы яшемә җитеп, мин әле әби булмадым. Оныкларым миңа «әнкәй» диеп эндәшәләр», – дип горурланып сөйли Лива апа.
Тугызынчы дистәне ваклауларына карамастан, Лива апа белән Галимҗан абый бүген дә җир җимертеп яшиләр. Балачаклары сугыш чорларына туры килеп, тормыш авырлыгын күреп күреп үскән бу парның куанычлы гомер еллары олыгайган чакларына калган.
Безнең Тукай районы ныклы, үрнәк гаиләләргә бай. Район җитәкчелеге, ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре андыйларны һәрвакыт игътибар үзәгендә тота, килеп җылы теләкләрен җиткерә, район башлыгының рәхмәт хатларын тапшыра. Мәүҗиевлар гаиләсе дә шундый кадерле бүләккә лаек булды. 

Инзилә САДЫЙКОВА,
Югары Суыксу клубы мөдире.

Фото Инзилә Садыйковадан алынды.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X