Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Төп бурыч: сөтне арттыру

15 майга хуҗалыклар сыерларны һәм таналарны җәйге лагерьларга күчерүне тәмамладылар. Маллар 36 көтүдә йөри, шуның 20се - савым сыерлар, 16сы таналар өчен.

Көтүлектә яшел үлән җитәрлек. Кайбер хуҗалыкларда, әйтик, "Алмаз"да сыерлар яшел арышта көтелә. Саву вакытында "Делаваль" арбасында эшкәртелгән өстәмә азык бирелә. Утарларга салам кайтарылган. Гомумән алганда, җәйге лагерьлар әйбәт җиһазланган. "Алмаз", "Ирек", "Камский", "Биклән", Сәйдәшев исемендәге хуҗалык лагерьларына сөтүткәргечләр урнаштырылган. Бу исә сөтнең чиста һәм югары сыйфатлы булуын тәэмин итә. "Ярыш" һәм "Вилданов КФХ"лары лагерьларында сөтүткәргечләр булмавы продукциянең сыйфатына суга.

Бүгенге көндә "Чаллы яшелчәсе", Тукай азык-төлек корпорациясенең Куады, Югары Суыксу бригадаларында җәйге лагерьлар булмавы да җәй муллыгыннан тулы файдаланырга мөмкинлек бирми.
Бүген район буенча һәр сыердан 13,5 килограмм сөт алына. Терлекләрне көтүне яхшы оештырып, өстәмә тукландыруны булдырган очракта, арзан һәм сыйфатлы сөт җитештерү өчен тулы шартлар бар. Район савучылары табигый үләннәр гөрләп үскән чорда һәр сыердан сөт алуны 16 килограммга җиткерүне төп бурычлары дип саныйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: терлекчелек