Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Татарстанда орлыклар сыйфатын билгеләү ысулы эшләнгән

Моның өчен аксым электрофарезы ысулы кулланыла Татарстанда орлыклар сыйфатын билгеләү ысулы эшләнгән. Моның өчен аксым электрофарезы ысулы кулланыла, дип хәбәр ителә Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча хезмәтнең ТР буенча идарәсе сайтында. ТР да кукуруз терлекләрнең азыгына кушыла торган иң мөһим авыл хуҗалыгы культураларның берсе булып санала. Ел саен республикада...

Моның өчен аксым электрофарезы ысулы кулланыла
Татарстанда орлыклар сыйфатын билгеләү ысулы эшләнгән. Моның өчен аксым электрофарезы ысулы кулланыла, дип хәбәр ителә Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча хезмәтнең ТР буенча идарәсе сайтында.
ТР да кукуруз терлекләрнең азыгына кушыла торган иң мөһим авыл хуҗалыгы культураларның берсе булып санала. Ел саен республикада 250 мең гектарга кукуруз чәчелә. Моның өчен 6-7 тонна орлык кирәк. Билгеле булганча, ТРга, сыйфатлы орлыклар белән бергә, сыйфатсыз орлыклар да кертелә.
Моның өчен "Татарская МВЛ" ФДБУ да яңа юнәлеш буларак, орлыкларны аксым электрофарезы белән тикшерү ысулын үзләштергән. Бу ысул сортның чиста булуын билгеләү мөмкинлеге бирә. Яңа ысул белән арпа, бодай, солы сортларын да тикшерергә мөмкин.
http://www.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев