Авыл хуҗалыгы

Татарстанда көзге бодайдан бүгенгә иң күп уңыш алган район – Тукай районы

Бу турыда "Татар-информ" республика мәгълүмат агентлыгы яза. Көзге бодай иң күп булган районнар исемлеген Тукай районы җитәкли. Биредә гектарыннан 54,8 центнер уңыш чыга. Сарманда - уртача 50,8 цетнер, Зәйдә - 50 цетнер, Балтачта - 48,7 цетнер, Тәтештә 45,5 цетнер уңыш җыялар. Тукай районы авыл хуҗылыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары...

Бу турыда "Татар-информ" республика мәгълүмат агентлыгы яза.

Көзге бодай иң күп булган районнар исемлеген Тукай районы җитәкли. Биредә гектарыннан 54,8 центнер уңыш чыга. Сарманда - уртача 50,8 цетнер, Зәйдә - 50 цетнер, Балтачта - 48,7 цетнер, Тәтештә 45,5 цетнер уңыш җыялар.

Тукай районы авыл хуҗылыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары Ирина Гарипова сүзләренчә, югары уңышның сере - барлык технологияләрне дә үтәүдә һәм ашламаларны тиешенчә куллануда.

Көзге бодай уңышы иң түбән булган районнар исемлеге башында - Югары Ослан. Биредә уңыш күләм бары 22,5 цетнер гына. Яңа Чишмәдә - уртача 24 цетнер, Питрәчтә - 25 цетнер, Чирмешәндә - 25,6 цетнер, Лениногорскида - 26, 2 цетнер, Аксубайда - 27,1 цетнер, дип яза "Татар-информ".

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев