Механизаторларга премияләр дә бирделәр
Урып-җыюга төшәр алдыннан район хуҗалыкларында бөртек җыю комбайннарының һәм туфрак эшкәртү техникасының басуга чыгарга әзерлеген Казан белгечләре тикшерде. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе комиссиясе белән берлектә алар Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта, «Гигант»та, «Ярыш»та, «Кама-Бекон»да, «Кама» агрофирмасында, «Чаллы яшелчәсе+» предприятиесендә һәм «Биклән» хуҗалыгында булдылар.
Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта комиссияне авыл үзешчәннәренең концерт номерлары белән каршы алдылар. Авыл янындагы мәйданчыкта үткәрелгән «Комбайннар парады»на тикшерүчеләр генә түгел, авыл халкы да килгән иде. Уракка чыгар алдыннан шундый бәйрәм чарасы уздыру Сәйдәшев исемендәге предприятиедә инде традициягә кергән. Комбайннарны һәм тракторларны әзерлек сызыгына куйган механизаторларга хуҗалык җитәкчесе Марат Сафин акчалата премияләр дә тапшырды. Урак нәтиҗәләре буенча, күпме бөртек суктырганнарына карап, шулай ук премияләр һәм бодай, арпа биреләчәк.
Башкала вәкилләре хуҗалыкта техника әзерлеген югары бәяләделәр, чараны үзенчәлекле итеп оештыруларына соклануларын белдерделәр. «Элеккечә итеп, гореф-гадәтләрне саклап, матур итеп оештырылган мондый чараны республикада бер районда да күргәнем юк иде әле. Тырышлыгыгыз өчен зур рәхмәт», - диде «Татагролизинг» АҖнең баш инженеры Нурсил Вәлиев.
Хуҗалыкларда уракка әзерлек кысаларында, нигездә, булган техниканы ремонтлаганнар, «Кама-Бекон»да ике, «Гигант»та бер яңа комбайн сатып алганнар.
«Чаллы яшелчәсе+» җәмгыятендә дә механизаторлар бөртек суктыручы биш «Дон-1500» комбайнын тулысынча ремонтлап куйганнар. «Уракка август башында чыгарга планлаштырабыз, урып-җыюны бер айда төгәлләргә дигән максат куябыз», - ди хуҗалык җитәкчесе Ришат Хатыйпов. Эшне иртәнге сәгать 4тән төнге 11-12ләргә кадәр алып барырга уйлыйлар.
Комиссия әгъзалары комбайнчылардан үз техникаларын кабызып, эшләтеп карауны сорады. Тикшерү тәмамлангач, Нурсил Вәлиев һәр механизаторга рәхмәтен белдерде, иске машиналарны тәртипкә китереп эшләү аерата осталык һәм көч таләп итүен билгеләп үтте. Быел урып-җыюга вакыт бик тар, шуңа күрә сездән өчләтә артык эш таләп ителә, диде ул. Казан белгече җитәкчелеккә һәм механизаторларга куркынычсызлык таләпләренә аеруча җаваплы карарга кирәклеген искәртте. Янгыннан саклану чаралары да һәрвакыт әзер торсын, диде. «Быел үлән куе, агрегатлар тыгылырга да мөмкин, бервакытта да техникагызны тулысынча туктатмыйча, чистартырга керешмәгез. Үзегезне саклагыз», - дип киңәшләрен бирде инженер.
Комиссия тикшерү үткәрелгән хуҗалыкларда техниканың урып-җыюга әзерлеген яхшы дип бәяләде. Уракка төшкәнче әле бераз вакыт бар - җитешсезлекләр булган урыннарны төзәтергә кушты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев