Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Марат Әхмәтов: “Бу язгы кыр эшләре соңгы ун ел эчендә иң катлаулысы”

Шимбә, 9 февраль көнне Хөкүмәт йортында үткән киңәшмәдә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов: "Алда торган язгы кыр эшләре финанслау ягыннан соңгы ун ел эчендә иң катлаулысы", - дип белдерде.

- Кыр эшләрен башкару өчен 11 миллиард сум акча кирәк. Чыгымнар зур, әмма финанс чыганаклары ахыргача ачыкланып бетмәгән, - диде ул.

Бүгенге көнгә нибары 1,1 милиард сумлык 50 килешү төзелгән, бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда ике тапкыр азрак. Федераль бюджеттан ярдәм мәсьәләсенә килгәндә, аны бирү тәртибенә үзгәрешләр кергән һәм Татарстан аграрийлары моннан бары тик югалта гына. Бөтендөнья сәүдә оешмасына керү дә үз төзәтмәләрен ясаган. Федераль ярдәм алда торган язгы кыр эшләренә кирәкле чыгымнарның 10 процентыннан да кимрәк булачак.

- 17 районда әле банкларга кредит алу буенча заявкалар да ясалмаган. Алар чәчүне ничек үткәрергә җыенадыр, - диде Марат Готыф улы. Банклар кредитлар бирүгә каршы түгел, әмма алар авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре янына үзләре эзләп килмәячәк.

Ә менә алган бурычларын түли алмаучы "ВАМИН", "Красный Восток" һәм башка эре холдинглар буенча гадәти булмаган чишелеш эзләргә туры киләчәк. Министр көзге культураларның яхшы хәлдә булуын билгеләп үтте, елны икмәкле итү өчен урыннарда мөмкин булганның барысын да эшләргә чакырды. Әлегә районнарда язгы кыр эшләренә әзерлек уңаеннан финанслар белән бәйле булмаган эшләнәсе эшләр дә шактый әле.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барган киңәшмәдә шулай ук торак төзелеше, ветераннарны фатирлар белән тәэмин итү, Универсиада объектларын сафка бастыру, районнарда җәмәгать үзәкләре төзү, төзелештә хезмәт куркынычсызлыгы мәсьәләләре каралды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуќалыгы Видеокићђшмђ