Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Хуҗалыклар күпьеллык үләннең икенче уңышын алуга әзерләнә

2 июльгә районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, хуҗалыкларда бер шартлы терлеккә 9,8 центнер азык берәмлеге күләмендә азык әзерләнгән. Бу - авыл хуҗалыгы предприятиеләрендәге маллар өчен 8 мең 900 тонна печән, 29 мең тоннага якын сенаж хәстәрләп куелган дигән сүз. Терлек азыгы әзерләү буенча бүгенге көндә «Тимерхан»...

2 июльгә районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, хуҗалыкларда бер шартлы терлеккә 9,8 центнер азык берәмлеге күләмендә азык әзерләнгән. Бу - авыл хуҗалыгы предприятиеләрендәге маллар өчен 8 мең 900 тонна печән, 29 мең тоннага якын сенаж хәстәрләп куелган дигән сүз. Терлек азыгы әзерләү буенча бүгенге көндә «Тимерхан» агрофирмасы (бер шартлы малга 26 центнер азык берәмлеге туры килә), «Вилданов» крестьян-фермер хуҗалыгы (15 центнер), «Ярыш» (12 центнер), «Гигант» (11 центнер) - алдынгылар рәтендә.

- Азыкның бу күләме күпьеллык үләнне беренче тапкыр алганда ук тулды. Сабан туена кадәр күпьеллык үләннең беренче уңышын алган хуҗалыклар исә шул мәйданны икенче тапкыр алырга әзерләнә. Аның артыннан берьеллык үлән дә өлгереп килә. Кыш чыгар өчен бер шартлы малга 26 центнердан да ким булмаган күләмдә азык берәмлеге кирәк. Моның һәммәсен исәпләгәндә, кышка җитәрлек күләмдә азык әзерләнәчәк дип әйтергә була, - диде районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәйдәр Сабитов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: терлек азыгы әзерләү