Якты юл
  • Рус Тат
  • Терлек азыгын махсус звено әзерли

    Ерактагы басу юлыннан азык утарына печән төргәкләре төягән "КамАЗ"лар, тракторлар кайта. Хуш исле печән йөген үз җаваплыгына кабул итүче фуражир Салихҗан Касыймовның йөзе якты, күңеле күтәренке: "Бу бит маллар яратып ашый торган, бөтен витамины үзендәге хәзинә", - дип әйтә ул, яңа уңыштан печән эскерте күтәрелүгә шатланып.

    "Алмаз" хуҗалыгы җитәкчесе Зөфәр Мифтахов, печән әзерләүчеләрнең җаваплылыгын һәм кызыксынуын арттыру максатыннан, агроном Рәмил Сәгъдиев җитәкчелегендә механикалаштырылган махсус звено оештырылуын әйтте. Звено җиде кешедән гыйбарәт: ике чабучы, ике җыючы, печәнне төргәкләргә тыгызлаучы, машинага төяүче һәм утарга азык ташучы. 8 июнь иртәсендә әлеге звено әгъзаларын без Казиле авылы ягындагы кындырак басуында очраттык. Алар хуҗалык җитәкчесен көтәләр иде. Кичен яңгыр сибәләп киткән, теземнәр иртән җилләп бетмәгән, дымлырак. "Төргәкләүгә тотынырга шикләнәбез", - диләр механизаторлар. Зөфәр Фәрвай улы, теземнән учманы кулына алып, әйләндерә-әйләндерә караганнан соң: "Дөрес уйлыйсыз, егетләр. Берәр сәгатьтән соң тотынырсыз, печәнне төргәктә сөрсетеп булмый", - дип фикерен звено башлыгы Рәмил Сәгъдиевкә җиткерде. Хәер, механизаторлар үзләре дә тәҗрибәле, беренче елын гына печәндә эшләмиләр. Наил Мәҗитов, Марат Мөхәммәтдинов, Әсгать һәм Заһир Мифтаховлар һәр сәгатьнең кадерен белеп эшлиләр. Үз вакытында чабып-киптереп алсаң гына яхшы сыйфатлы, хуш исле печән әзерлисең, диләр алар. Шуны истә тотып, хуҗалык җитәкчелеге печәнчеләрнең җитештерүчән эшчәнлеге турында кайгырта. Кызыксындыру чаралары каралган. Пешекче Мәүҗидә Хөрмәтуллина эшчеләрне көнгә ике тапкыр тәмле аш белән сыйлый. Техник хезмәт күрсәтү дә яхшы. Вахта машинасы төгәл график белән йөреп тора. Тәҗрибәле шофер Илья Кудряшов печәнчеләр гозеренә һәрчак игътибарлы. Иртән эшкә китерә, кичен алып кайта. Моннан тыш, агрегатлар өчен кирәк-яракларны ташый. Яшь чагында шушы хуҗалыкта тракторчы булып эшләгән рәис Зөфәр Фәрвай улы механизаторлары турында югары фикердә. Олы юл читендәге басуда КС-2,1 чапкычы белән куе кындыракны таратып чабучы тракторчы Сергей Мельников агрегаты янына тукталабыз. Сергей, ЛТЗ-60 тракторы баскычыннан җитез генә төшеп, куе яшел теземнәргә карап алды: "Печән уңышы әйбәт кенә", - дип куйды. Сергейнең какча гәүдәсенә, мөлаем йөзенә, җитезлегенә карап, 20 ел буе механизатор булып эшләвенә ышанасы да килми. Тракторчы әтисе Василий дәдәй, сыер савучы әнисе Татьянаның күп балалы гаиләсендә әтисе һөнәрен үзләштереп, тимер айгырны йөгәнләгән егет бит ул. Мәктәпне тәмамлауга читкә чыгып китмичә, үз авылында тракторга утыра һәм яхшы игенче булып таныла. Киң басуда теземдә кипкән печәнне 12 метр киңлектәге аркылы тырма-җыйгыч белән Александр Белов җыеп, рәтләргә сала. Рәис аны электәге атаклы механизаторлар - бабасы Иван һәм әтисе Петр Беловларның традицияләрен лаеклы дәвам итүче дип бәяләде. Әтисе Петр Иванович авыл хуҗалыгын механикалаштырудагы хезмәтләре өчен заманында Ленин ордены белән бүләкләнә. Яңа җыйгыч-тырма белән Александр икенче сезонын уңышлы башлап җибәрде. Аның артыннан тыгызлап-җыйгыч агрегаты керә. Бу җаваплы эшне һәр елны Әсгать Мифтаховка кушалар. Ул һәр елны басуны тутырып, күпләгән төргәк әзерли. Кышын үзе әзерләгән азыкны маллар алдына үзе үк тарата. Былтыр хуҗалыкта һәр шартлы терлеккә 49,3 центнер азык берәмлеге туплап, быелга шактый гына азык запаска калса да, терлек азыгы әзерләүчеләр үз алларына узган елгы дәрәҗәдә азык булдыруны максат итеп куялар. Кнәз урта мәктәбе укучылары дару үләннәре җыярга керешкәннәр. Хуҗалыкның ветеринария табибы җитәкчелегендә дару үләннәрен кечкенә бәйләмнәргә бәйлиләр, күләгә урыннарга элеп киптерәләр. Күпьеллык үләннән тыш, төрле культуралардан сенаж, кукуруздан силос салу да азык запасын шактый арттырачак.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: