КФХ «Минеханов»та яшелчә җыюга әзерләнәләр
Авыл хуҗалыгы

КФХ «Минеханов»та яшелчә җыюга әзерләнәләр

Район башлыгы Камил Нәҗмиев «Минеханов» крестьян-фермер хуҗалыгында эш визиты белән булды. Биредә хәзерге вакытта бөртекле культураларны җыеп алу төгәлләнә һәм яшелчә уңышын җыюга актив әзерлек бара.

Уңай һава шартлары аграрийларга сыйфатлы уңыш үстерергә мөмкинлек биргән, аны массакүләм җыюга сентябрь башында керешәчәкләр. Агымдагы сезонда хуҗалыкка 70 гектар бәрәңге, шулай ук 10-шар гектар кишер һәм аш чөгендере җыеп аласы бар.

Хуҗалык җитәкчесе Минталип Минеханов сүзләренчә, көзге кыр эшләре башлануга барлык техника һәм склад биналары тулысынча әзер.

Фото: район мәгълүмат үзәге

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев