Якты юл
  • Рус Тат
  • Катлаулы печән өсте

    Печән өсте элек-электән авылда кызу эш вакыты саналды. Бөтен халык, яше-карты болында булыр иде. Печән чүмәләләрен атлар белән тарттырып, тәҗрибәле картлар пөхтә һәм матур кибәннәр куярлар иде.

    Кул һәм атлар хезмәтен хәзер куәтле техника алыштырды. Май аенда үләннәр котырып үсәсе урында быелгы чамасыз корылык аларга нык зыян салды. Соңгы вакыттагы яңгырлар, анысына шөкер кылыйк, печән әзерләүне шактый катлауландырды. Белгечләр, булган яшел үләнне чабып, сенаж итеп салуны кулай күрәләр. Моны Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе эшчәнлегендә ачык күрәсең. Агроном Илдар Мөхәммәдиевның җитез машинасы Иске Абдул авылының басу юллары буйлап элдерә. Ул мине авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру бүлеге консультанты Руфил Якупов белән тез тиңенте күтәрелгән люцерна басуына алып килде. «Елына карата уңыш ярыйсы», - диләр басу читендә яшел массаны төяргә килгән шоферлар. Әмма чыгышы узган елгыдан шактый ким. Басу түреннән төшеп килүче «Ягуар» ургыч машинасын кул изәп туктатты агроном. Егетләрчә төз гәүдәле, күлмәгенең изү төймәсен ычкындырган механизатор Назыйм Вәлиев, кабинасыннан төшеп, күптәнге танышлар сыман якын итеп исәнләште. Әйе, берничә ел элек көзгә таба урмандай биек үскән кукуруз урып-җыйганда очрашкан идек.
    - Вакыт уза. «Ягуар»ымны иярләвемә дә җиденче ел китте. Шөкер, карап эшләтәм. Азык әзерләү ел саен безнең өстә инде, - диде зур җаваплылык белән Назыйм. Кышын тегермән тарттыруда, язын чәчүдә эшләвен әйтте. Һәр минут кадерле булуын искәртеп, ул ипле генә «Ягуар»ын кузгатып, кишәрлекне иңли башлады. Янәшәсеннән җеп белән тагылгандай зәңгәрсу төстәге «Беларусь» тракторы бара, киң арбасына мөшкәдән туралган яшел масса коела. Тракторчы егет Булат Гатиуллин әледән-әле әрҗәсенә күз сала, әрҗәсе тиз тула. Ферма янына азык утарына кайтып, яшел курган өючеләр янына туктауга Булат та кайтып җитте. Йөген тиз генә аударып басуга юнәлде. Әйе, басу - утар конвейеры даими хәрәкәттә. «КамАЗ» шоферлары, бортларын биегәйтеп, яшел азыкның бөртеген дә әрәм итмичә, ике арада йөреп торалар, көнгә 15-16 рейс ясыйлар. Шоферлар Зөлфәт Гыймазов, Риф Гатиуллин, Ринат Мөнәвировларның тырышлыгын, иртәдән кичкә кадәр эшләүләрен мактап искә алдылар сенаж салучылар.
    Утар янындагы яшел таучык күз алдында үсә. Аны ике К-700 тракторы әрле-бирле йөреп таптап, тыгызлап тора. Тракторчылар Илдус Солтанов, Равил Шәйдуллин үз эшләренең осталары, һәр елны әлеге эшне җиренә җиткереп башкаралар, алмаш-тилмәш ике смена эшлиләр. Эшнең сыйфатына зоотехник Марсель Хаҗиев күзәтчелек итә. Киңәшләрен биреп, яхшы тыгызлаганда гына курганда сенажның яхшы сакланасын әйтә.
    Көн саен курган өеменә 50-60 машина яшел масса кайта, 600 тонна сыешлы сенаж базының без булган көнне туласын әйттеләр. Ишле маллы хуҗалыкка Мерәс фермасы янындагы базларга да күп кенә азык әзерлисе бар. Бөтен өмет - кукурузда. Ул күрер күзгә матур булып үсеп килә. Мәйданы 600 гектар. Тәҗрибәле механизаторлар Рафаиз Бариев һәм Илдар Гыймазовлар рәт араларын йомшартып, ашламасын кертеп, алдынгы технологияләрне кулланып, кукуруздан яхшы уңыш аласына шикләнмиләр. Бирсен Ходай, азыгы булгач, продукция дә мул җитештерелер. Яшь малларга кышын яфраказык бик үтемле һәм файдалы санала. Һәр елдагыча хуҗалыкка мәктәп укучыларыннан тыш, район ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре ярдәмгә килә.
    - Без, унлап кеше, хуҗалыкка өч тапкыр барып, 3,7 тонна яфраказык һәм яшел үлән бәйләмнәре әзерләп кайттык. Хуҗалык белән элек-электән килә торган эшлекле мөнәсәбәт дәвам итә. Яшь бозауларны исән-сау үстерүдә безнең гамәли ярдәмебез булыр, - ди ветеринарлар төркеме җитәкчесе, лаборатория мөдире Миңнегаббас Шәехов. Ул үз чиратында хуҗалык җитәкчелегенең кызыксындыру чаралары күрүен дә әйтте. Кызу эш өстендә хезмәттәшлекнең нәтиҗәсе матур булыр, әлбәттә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: