Алена Фазылова автор яңалыклары
-
«Изге Болгар җыены»на бардылар
21 июльдә Спас районының Идел Буе Болгарында рәсми рәвештә Ислам динен кабул итүгә 1096 ел тулу уңаеннан мөселманнарның матур йоласына әверелгән «Изге Болгар җыены» узды. Һәр ел саен зур күләмле бәйрәмгә ерак араларны якын итеп Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән берничә дистә мең мөселман җыела. Бу елны да тарихи чарага бик күп кеше килде. Шулар арасында Тукай районы вәкилләре дә бар иде.
-
Районда быел биш кеше ВИЧ инфекциясен йоктырган
Табиблар чаң суга: быелның алты ае эчендә районда биш кешедә ВИЧ инфекциясе табылган. Шуларның берсе 1 яшькә кадәрге кыз бала. Бу саннарны ВИЧ-инфекциясе һәм җенси юл белән күчә торган авыруларны кисәтү һәм аларга каршы көрәш буенча район комиссиясенең чираттагы утырышында үзәк дәваханәнең баш табибы Галим Сабирҗанов хәбәр итте.
-
Дөньяң матур булсын дисәң...
Хәзерге заманда ниләр генә юк: төрледән төрле материаллар, бик күп җайланмалар һәм җиһазлар бар! Дөньяң матур булсын дисәң, үзеңнең күңелеңә якын булган шөгыль табып, үз кулларың белән нәрсә телисең, шуны ясарга була. Ә моның өчен бары тик дөньяның гүзәллеген күрә белергә, максатыңа ирешә торган кеше булырга һәм зур теләк кирәк. Менә бүгенге язма да, шундый шөгыль табып, аны тормышка ашыра торган авыл егете турында.
-
Эльвина – иң яхшы җыручы кыз
Менә инде 19 ел рәттән Мамадыш районы Җөри авылында керәшеннәрнең олы милли бәйрәме «Питрау» уздырыла. Бәйрәм елдан-ел камилләшә бара, район үзешчәннәре дә анда ел саен катнаша. Быел анда «Татарстан» совхозы поселогыннан «Айбагыр», Иске Җирекледән «Җакын туганнар», Мәләкәстән «Питрау» керәшен фольклор коллективлары һәм «Керәшен чибәре» конкурсында Мәләкәс авылыннан Эльвина Шагалиева катнашты һәм «Иң яхшы җыручы» номинациясендә җиңеп, призлы икенче урынны алды.
-
Районга кош гриппы яныймы?
Соңгы арада телевидиние, радио һәм социаль челтәрләрдә Россиядә, аерым алганда республикага якын регионнарда кош гриппы очракларының ешаюы, хәлнең кискенләшүе турында хәбәрләр йөри. Әлеге грипп Тукай районына яныймы? Бу сорау белән без район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ленар Хәйбуллинга мөрәҗәгать иттек.
-
Сабыйлар чит булмый
Берничә ел инде Россиядә ата-анасыз яки авыр тормыш хәлендә калган балаларны гаиләләргә тәрбиягә бирәләр. Яр Чаллы шәһәрендә тәрбиягә бала алучы гаиләләрнең «Йөрәкләр бердәмлеге» дип аталган республика фестивале үтте. Тәҗрибә алышу өчен фестивальгә Татарстанның 9 районыннан һәм Яр Чаллының үзеннән 24 гаилә килде. Алар арасында безнең районның Круглое Поле поселогыннан Светлана һәм Сергей Роговлар гаиләсе дә бар иде.
-
Дару белән генә түгел, җылы сүз, ачык йөз белән дә дәвалый
Бүгенге сәфәребез – Илhам абый Шакировның туган җире Яңа Бүләк авылына. Максатыбыз – биредә күп еллар фельдшер булып эшләүче авылның хөрмәтле кешесе, яраткан хатын, өч бала әнисе, ярдәмчел күрше Минзилә Сәлахова белән очрашу, аның турында язма әзерләү.
-
Татьяна Сычева – Суровка авылының иң өлкән кешесе
Бүген Суровка авылында гомер итүче Татьяна Сычева тумышы белән Аксубай районы Кече Кулаковка авылыннан. Быел ул 94 яшен тутырды.
-
Яшь көрәшче федераль Сабан туеннан телевизор алып кайтты
Берсе артыннан берсе авыл, район һәм шәһәрләрдә җәйнең иң күркәм милли бәйрәме – Сабан туйлары гөрләп узып китте. Чуваш Республикасының Чебоксар шәһәрендә дә, 41 регионнан 1500дән артык кунакны җыеп, федераль дәрәҗәдәге Сабан туе үтте. Анда безнең республика һәм район данын яклап 17 яшьлек көрәшче, спорт мастерына кандидат, бар яктан да уңган, чибәр, баһадир егет, Биклән авылы һәм район горурлыгы Илназ Рамазанов милли көрәштә катнашты.
-
Лаврентьевлар гаиләсендә – онытылмаслык бәйрәм
Борды авылында яшәүче Любовь һәм Михаил Лаврентьевлар өчен быелгы гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне аерата истәлекле булды. Әле узган ел гына энҗе туйларын билгеләп үткән бу матур парны тәбрикләргә район һәм авыл җирлеге җитәкчелеге, авыл халкы килде һәм кадерлеләрен котларга аларның балалары, туганнары, якыннары җыелды.
-
Тәҗрибәле бакчачы белән очраштылар
Мәктәп директорлары, мәктәп яны участоклары җитәкчеләре башкаладан килгән тәҗрибәле бакчачы, Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, «Сортсемовощ» җәмгыятенең генераль директоры Харис Камалиев белән очраштылар. Харис Бәдретдин улы Тукай районы белән әле беренче елын гына эшли, шулай да «Сортсемовощ» мәктәпләрне орлык белән тәэмин итүдә төп оешма санала. Чарага район башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Камаев, бүлек җитәкчеләре дә чакырылган иде. Хуҗалар һәм кунаклар мәктәп яны участокларындагы эш тәртибе турында сөйләштеләр, участокларда экологик яктан чиста продукт үстерү, уңышны күбәйтү ысуллары турында фикер алыштылар.