Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яшь көрәшче федераль Сабан туеннан телевизор алып кайтты

Берсе артыннан берсе авыл, район һәм шәһәрләрдә җәйнең иң күркәм милли бәйрәме – Сабан туйлары гөрләп узып китте. Чуваш Республикасының Чебоксар шәһәрендә дә, 41 регионнан 1500дән артык кунакны җыеп, федераль дәрәҗәдәге Сабан туе үтте. Анда безнең республика һәм район данын яклап 17 яшьлек көрәшче, спорт мастерына кандидат, бар яктан да уңган, чибәр, баһадир егет, Биклән авылы һәм район горурлыгы Илназ Рамазанов милли көрәштә катнашты. 

Спорт ярышлары, аерата милли көрәш – Чебоксар Сабан туеның да күркәм бизәге булган. 
– Гаҗәеп матур Чебоксар шәһәренә барып, федераль Сабан туенда катнашу мөмкинлеге туганга мин бик шатмын. Авырлык категориясе 75 килограмм булган, 18 яшькә кадәрге яшүсмерләр белән татар-башкорт көрәшендә катнаштым, – дип сүзен башлады Илназ. Аңа Марий-Эл, Чувашия, Татарстан республикаларыннан, Төмән өлкәсеннән килгән көндәшләре белән көч сынашырга һәм алар белән дүрт тапкыр көрәшергә туры килгән. 
– Татарстан спорт командасы Чебоксар Сабан туена мине ике көн кала гына чакырды, шуңа бик яхшылап әзерләнергә вакытым да булмады, – дип дәвам итте Илназ. Ләкин, шуңа да карамастан, ул бер дә югалып калмаган. Үзебезнең Сабантуйлар яңа гына булып узганга күрә, егет, үзе әйтмешли, «формада» булган, көндәшләрен ул чистага җиңгән. Шулай итеп, Татарстан данын яклап, беренче урынны яулаган Илназ Рамазанов.
Көрәштә икенче урын алучыны – суыткыч, өченче урын алучыны кер юу машинасы белән бүләкләгәннәр, ә Биклән авылының яшь батыры Илназ телевизорлы булган.
Илназның тренеры Марат Мөхәммәдиев аны алты яшьтән үк көрәшергә өйрәткән. 
– Төрле вакытлар була бит – җиңгән һәм җиңелгән чаклар бар. Ничек кенә булмасын, Марат абый мине беркайчан да ялгызымны калдырмый, миңа һәрвакыт ярдәм кулын суза. Аның киңәшләренә һәрчак колак салам, ул өйрәткән ысулларны гел кулланам. Шулай ук әти-әниемә зур рәхмәтлемен, алар миңа көч бирәләр, минем уңышларыма шатланып-сөенеп яшиләр, – ди Илназ.
Моңа кадәр дә яшьтәшләре арасында иң зур уңышка ирешкән милли көрәш батырларының берсе булган, күпләгән Сабан туйларында катнашып җиңүләргә ирешкән Илназның киләчәккә дә планнары зурдан. Ирешелгәннәрдә тукталып кала торган егет түгел ул. Алга таба да яшь көрәшче тренеры Марат Мөхәммәдиев белән тыгыз эшләргә, дөнья беренчелегенә чыгарга хыяллана. Әйе, теләк – иң тәүге уңыш. Аңа үҗәтлек һәм максатчанлык та өстәлгәндә, һичшиксез, җиңүләргә ирешер, ил чемпионы да булыр, дөньякүләм ярышларда да лаеклы урын алыр Илназ. 

Фото Илназ Рамазанов тарафыннан бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тукай районы федераль Сабан туе Илназ Рамазанов