Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Районда быел биш кеше ВИЧ инфекциясен йоктырган

Табиблар чаң суга: быелның алты ае эчендә районда биш кешедә ВИЧ инфекциясе табылган. Шуларның берсе 1 яшькә кадәрге кыз бала. Бу саннарны ВИЧ-инфекциясе һәм җенси юл белән күчә торган авыруларны кисәтү һәм аларга каршы көрәш буенча район комиссиясенең чираттагы утырышында үзәк дәваханәнең баш табибы Галим Сабирҗанов хәбәр итте.

ВИЧ эләктерүчеләрнең калган өчесе 40-49 яшьлек ир-атлар, берсе 50 яшьтән узган хатын-кыз. Саннардан күренгәнчә, алар барысы да хезмәт яшендәгеләр. 
Авыручыларның күпчелеге ир-атлар. Андыйлар бигрәк тә 2016-2017 елларда күп теркәлгән. Яшь категорияләренә килгәндә, 30-39 һәм 40-49 яшьтәге авыручылар күп. Һәм шунысын да әйтеп үтте баш табиб – берничә елллык статистикага күз салганда, ВИЧ инфекциясе күпчелек очракта эшсезләрдә табыла икән. 
Районда 2018 елның икенче кварталында ачыкланган авыруларның берсе парентераль (кан тамырлары аша) һәм берсе вертикаль (анадан балага күчү) юллар белән зарарланганнар. 
1 июльгә китерелгән мәгълүматларга караганда, районда барысы 62 ВИЧ-инфекцияле кеше исәптә тора. Шуларның бары тик 23е генә дәвалану ала, дип борчылуын белдерде табиб. ВИЧ-инфекциялеләр арасында быел ике үлем очрагы теркәлгән. 
Бу куркыныч афәтнең таралу географиясенә килгәндә, ел саен Круглое Поле поселогы «өстенлек итә». Бу быелгы саннарда да күренә, чөнки биш авыруның өчесе шушы җирлектә ачыкланган. 
– Райондашлар үз сәламәтлекләренә ваемсыз булмасыннар, бар нәрсәгә җиңел карамасыннар иде. Сер түгел, яшьләр арасында да тәртипсез рәвештә җенси мөнәсәбәткә керү очраклары аз түгел. Һәм моның нәтиҗәсе аяныч. Төрле контрацептивлар, саклану чаралары бар бит, яшьләр бу турыда онытмасыннар иде, – дип ассызыклады Галим Габбас улы.
Мәктәпләрдә ВИЧ-инфекцияне булдырмау өчен профилактика чаралары һәм бу авыруга кагылышлы мәгълүматны укучыларга даими рәвештә җиткереп торалар. Бу эшне ата-аналар арасында да һәрдаим үткәреп торырга кирәклеген билгеләп үттеләр комиссия утырышында. Социаль яклау идарәсе башлыгы Гөлнара Шәфыйкова мондый эшне хезмәт коллективларында да оештырырга кирәк дип тәкъдим итте.
Шулай ук СПИД, ВИЧ авыруларын булдырмау, яшь буынны актив яшәү рәвешенә тарту максатыннан лекцияләр үткәрелә, бадминтон, йөзү кебек спорт уеннары уздырыла, дип билгеләп үтте яшьләр, спорт һәм туризм бүлеге вәкиле. 
Гадәти күз белән кеше ВИЧ-инфекциялеме, юкмы икәнен күрә алмый. Авыру кешеләр дуслар, туганнар, күршеләр, хезмәттәшләр арасында да очрарга мөмкин. Белгечләр раслаганча, бу куркыныч, йогышлы авыруны җенси юл, кан аша, шулай ук стерильләштерелмәгән шприц кулланганда йоктырырга мөмкин.
Баш табиб Галим Сабирҗанов барлык район халкына да үз сәламәтлегенә җитди карарга, авыру симптомнарын сизгән очракта ашыгыч рәвештә табибларга мөрәҗәгать итәргә, вакытында анализларны бирергә һәм аларның нәтиҗәләрен белешергә кирәк дип киңәш итте.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X