Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабыйлар чит булмый

Берничә ел инде Россиядә ата-анасыз яки авыр тормыш хәлендә калган балаларны гаиләләргә тәрбиягә бирәләр. Яр Чаллы шәһәрендә тәрбиягә бала алучы гаиләләрнең «Йөрәкләр бердәмлеге» дип аталган республика фестивале үтте. Тәҗрибә алышу өчен фестивальгә Татарстанның 9 районыннан һәм Яр Чаллының үзеннән 24 гаилә килде. Алар арасында безнең районның Круглое Поле поселогыннан Светлана һәм Сергей Роговлар гаиләсе дә бар иде.

Фестивальгә тәрбиягә бала алган гаиләләр белән бергә шәһәрнең һәм районнарның опека һәм попечительлек бүлекләре хезмәткәрләре дә килгән иде. Чарада Яр Чаллы шәһәре мэры, шәһәр мәгариф идарәсе, җәмәгать оешмалары вәкилләре дә катнашты.
– Мондый фестиваль әле икенче елын гына уздырыла. Максатыбыз – тәрбиягә бала алган гаиләләрне берләштерү, аларга ярдәм кулы сузу һәм бу гаиләләргә хөкүмәт игътибарын җәлеп итү, – дип аңлатты балаларны гаиләләргә урнаштыру үзәге кураторы һәм социаль педагогы Ольга Кряжева.
Шунысын да әйтергә кирәк, тәрбиягә алынган балаларның үзләре өчен дә, ата-аналар өчен дә фестивальнең әһәмияте зур. Алар бу чарага килгән гаиләләр белән танышалар, үзара аралашып тәжрибә уртаклашалар. 
Фестиваль программасы кысаларында «Иң яхшы гаилә остаханәсе», «Иң яхшы иҗади номер» һәм «Тәрбиягә бала алган гаиләләрнең династиясе» дигән номинацияләрдә иң яхшы гаиләләрне ачыкладылар. 
 – «Рус ихатасы» дигән композицияне без барлык гаилә әгъзалары белән бергәләп эшләдек һәм «Иң яхшы гаилә остаханәсе» номинациясендә икенче урынны алдык, – дип сөйләде Cветлана Рогова. 
Фестивальгә Роговлар гаиләсе, чыннан да, буш кул килмәгән. Төрле техникада ясалган кул эшләнмәләре: кулдан ясалган курчак, бисердан чигелгән пасха йомыркалары, бәйләнгән эшләнмәләр, алмаз мозаика, пластик конва белән чигелгән һәм балчыктан ясалган полимер эшләрен алар жюри әгъзаларына рус милли киемнәрендә тәкъдим иткәннәр. 
Районда тәрбиягә бала алган гаиләләрнең «Күңел җылысы» клубы әгъзалары Cветлана һәм Сергей Роговлар оста куллы гына түгел, ә олы йөрәкле, бала җанлы кешеләр. Алар бергә алты бала үстерәләр, шуларның өчесе тәрбиягә алынган балалар. 
Район башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге башлыгы Лариса Андреева белдерүенчә, бүгенге көндә Тукай районында тәрбиягә бала алучы 11 гаиләдә 17 бала тәрбияләнә.

Фото Роговлар гаиләсеннән бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев