18 июль 2018 яңалыклары
-
Колорадо коңгызына каршы халык чарасы бармы?
Узган гасыр урталарыннан бирле без бәрәңге үстергәндә колорадо коңгызын, аның личинкаларын җыеп интегәбез. Химик чараларның исәбе-хисабы юк, кибет киштәләре тулган. Тик аларның кешегә зыяны да шактый. Шуңа күрә гади генә халык чараларын кулланып карагыз әле.
-
Изге Болгар җыенына бару өчен һәрбер мөхтәсибәткә автобус биреләчәк
Һәр мәчеттән икешәр кешене бушлай алып бару мөмкинлеге булачак.
-
Сабыйлар чит булмый
Берничә ел инде Россиядә ата-анасыз яки авыр тормыш хәлендә калган балаларны гаиләләргә тәрбиягә бирәләр. Яр Чаллы шәһәрендә тәрбиягә бала алучы гаиләләрнең «Йөрәкләр бердәмлеге» дип аталган республика фестивале үтте. Тәҗрибә алышу өчен фестивальгә Татарстанның 9 районыннан һәм Яр Чаллының үзеннән 24 гаилә килде. Алар арасында безнең районның Круглое Поле поселогыннан Светлана һәм Сергей Роговлар гаиләсе дә бар иде.
-
Урак комбайннар парадыннан башлана
Якынлашып килүче урып-җыю кампаниясе кысаларында, узган шимбә көнне районыбызның сигез хуҗалыгының техника мәйданчыгында комбайннар парады узды. Урып-җыюда катнашачак һәрбер комбайн район башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Камаев җитәкчелегендәге комиссия тарафыннан җентекләп тикшерелде. Иң беренче чиратта комбайннарның герметиклыгы – бодайның коелу-коелмавы каралды, аннары техник торышын күзәтү идарәсеннән рөхсәт кәгазьләре барланды, кабиналардагы тәртип, куркынычсызлык чараларына (сигнал бирү, утларның яну-янмавы, ут сүндергеч булу), комбайннар белән килгән янгын сүндерү машиналарына, механизаторларның өстендә махсус форма булуына игътибар ителде. Бар яктан да уңай бәяләнгән комбайннарның механизаторларына һәм ярдәмчеләренә урында ук 1000ешәр һәм 500әр сум күләмендә премия тапшырылды.
-
Суд татарстанлылар өчен электр энергиясенә тарифлар артуга юл куймады
Башкортстан челтәр компаниясе Башкортстанда урнашкан челтәрләрне тоту чыгымнарын Татарстан кулланучыларына да бүлмәкче булган.
-
Пенсияләр турындагы яңа закон проекты буенча, Татарстанда кайнар элемтә ачыла
Төбәк Пенсия фонды бүлеге белгечләре гражданнарга закон проектының төп нигезләмәләре буенча консультация бирәчәк.
-
Депутатлыкка кандидатлар өчен алдан тавыш биреп була
Бердәм сайлау көнендә – 9 сентябрьдә районның 7 авыл җирлегендә өстәмә сайлаулар узачак. «Единая Россия» партиясе үз кандидатларына тавыш бирү өчен алдан сайлаулар – праймериз уздыра.
-
«Яратылмый калган ярлар» Булат Салахов
Районыбыз китапханәләренә якташыбыз, республиканың язучылар берлеге әгъзасы Булат Салаховның "Яратылмый калган ярлар" исемле өр-яңа китабы кайтты. «Яңа татар пьесасы» бәйгесе нәтиҗәләре буенча Чаллыда яшәп иҗат итүче драматург, Татарстанның атказанган артисты Булат Сәлахов «Яратылмый калган ярлар» пьесасы өчен ТР мәдәният министрлыгының махсус бүләгенә лаек булды.
-
Бабайлар әйткән : “Әгәр күк йөзендә сары , бал төсендәге болытлар йөзсә, яңгыр явар”,- дигәннәр
ҺАВА ТОРЫШЫ