Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Изге Болгар җыенына бару өчен һәрбер мөхтәсибәткә автобус биреләчәк

Һәр мәчеттән икешәр кешене бушлай алып бару мөмкинлеге булачак.

21 июльдә узачак Изге Болгар җыенына барыр өчен, һәр мөхтәсибәткә автобус биреләчәк. Бу хакта  “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә ТР мөфтиенең рәсми органнар белән эшләү буенча урынбасары Илфар Хәсәнов сөйләде.

"Җыенга киләргә автобуслар буламы икән?” дигән сорауга Илфар Хәсәнов җавап бирде. “Һәрбер мөхтәсибәткә автобуслар бирелде. Барырга теләүче районнарда яшәүче кардәшләребез үзәк мәчетләргә мөрәҗәгать итәргә тиешләр”, - диде ул.

Мәчетләрдә махсус исемлек төзиләр. Һәрбер мөхтәсибәткә бушлай бер автобус бирелә. Һәр мәчеттән икешәр кешене бушлай алып бару мөмкинлеге булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев