Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Депутатлыкка кандидатлар өчен алдан тавыш биреп була

Бердәм сайлау көнендә – 9 сентябрьдә районның 7 авыл җирлегендә өстәмә сайлаулар узачак. «Единая Россия» партиясе үз кандидатларына тавыш бирү өчен алдан сайлаулар – праймериз уздыра.

22 июль көнне узачак Бердәм алдан тавыш бирү көнендә сәяси партия сайлауларга чыгару өчен кандидатларын билгели. Бу атнада Татарстанда әлеге кандидатларның халык белән очрашулары уза. Шулай ук Тукай районында да атна дәвамында мондый чаралар планлаштырылган.
Исегезгә төшерәбез, өстәмә сайлаулар районда Комсомол, Мәләкәс, Түбән Суыксу, Иске Дөреш, Бәтке һәм Калмия авыл җирлекләрендә берешәр округта, ә Кече Шилнә авыл җирлегендә биш округта узачак. Алдан тавыш бирү – праймериз исә барлыгы алты авыл җирлегендә үткәрелә. Калмия, Иске Дөреш, Мәләкәс, Түбән Суыксу һәм Комсомол җирлекләрендә берешәр округта, ә Кече Шилнәдә ике округта тукайлылар сәяси партия кандидатларын сайлау мөмкинлегенә ия. Барлыгы 15 кандидат чыгарыла, аларның иң күп тавыш җыйганнары Бердәм сайлау көнендә депутатлык мандатына тавыш җыюда катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев