Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Яратылмый калган ярлар» Булат Салахов

Районыбыз китапханәләренә якташыбыз, республиканың язучылар берлеге әгъзасы Булат Салаховның "Яратылмый калган ярлар" исемле өр-яңа китабы кайтты. «Яңа татар пьесасы» бәйгесе нәтиҗәләре буенча Чаллыда яшәп иҗат итүче драматург, Татарстанның атказанган артисты Булат Сәлахов «Яратылмый калган ярлар» пьесасы өчен ТР мәдәният министрлыгының махсус бүләгенә лаек булды.

"Яратылмый калган ярлар" балладасындагы өч кыз фаҗигасен тетрәнмичә укып булмый. Буыннары да ныгымаган көе урман кисәргә озатылган һәм сугыш чорындагы шул мәхшәрдән качарга мәҗбүр булган унбиш яшьлек кызларның күңел сафлыгы, яшәүгә омтылышы сокландыра.

Пьесада төп героинялар өчәү – татар кызы Илсөяр , рус кызы Катя һәм Россия немцы Анна-Мария . Сугышка кадәр төрле тормышта яшәгән кызлар лагерьда очрашалар. Катя яхшы гаиләдә иркә кыз булып үскән, җитеш тормышта яшәгән, балерина булырга хыялланган. Лагерьда да ул концертта очынып, онытылып бии һәм... лагерь начальнигы тарафыннан көчләнә. Гарьлегеннән асылынган кыз баланы Илсөяр күреп коткарып өлгерә. Өченче кыз - Анна-Мария, немка булуы аркасында, нәфрәт сүзләре ишетеп яши. Лагерь надзирателе Алексей да башта аңа нәфрәтен белдерә. Әмма ике яшь йөрәкнең бер-берсенә булган нәфрәте мәхәббәткә әверелә. Коточкыч шартларда да сөюгә урын табыла. Тик мәхәббәтнең финалы трагедия белән тәмамлана - кызны якларга алынган Алексей атыла. Чуалышлар вакыт өч кыз бала качып китә. Әмма гашыйк Анна-Мария сөйгәне янына дип кире борыла. Катяны су коенганда аталар. Туган авылына бары тик Илсөяр генә кайтып җитә ала. Ул кайтканда әнисе үлгән, энеләре язгы бодай ашап агуланып дөнья куйган, әтисеннән һәм абыйларыннан үлем хәбәре килгән, әбисе дә оныгын көтеп җиткерә алмыйча кайгыдан вафат булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев