Урак комбайннар парадыннан башлана
Якынлашып килүче урып-җыю кампаниясе кысаларында, узган шимбә көнне районыбызның сигез хуҗалыгының техника мәйданчыгында комбайннар парады узды. Урып-җыюда катнашачак һәрбер комбайн район башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Камаев җитәкчелегендәге комиссия тарафыннан җентекләп тикшерелде. Иң беренче чиратта комбайннарның герметиклыгы – бодайның коелу-коелмавы каралды, аннары техник торышын күзәтү идарәсеннән рөхсәт кәгазьләре барланды, кабиналардагы тәртип, куркынычсызлык чараларына (сигнал бирү, утларның яну-янмавы, ут сүндергеч булу), комбайннар белән килгән янгын сүндерү машиналарына, механизаторларның өстендә махсус форма булуына игътибар ителде. Бар яктан да уңай бәяләнгән комбайннарның механизаторларына һәм ярдәмчеләренә урында ук 1000ешәр һәм 500әр сум күләмендә премия тапшырылды.
«Тикшерү «Р-Агро» хуҗалыгының техника паркыннан башланып китте. Рейдның башында ук башкарма комитет җитәкчесе Фаил Камаев урып-җыю кампаниясе башлану срокларын хәбәр итте:
– Хөкүмәттә үткән киңәшмәдә арышның дымлыгы хәзерге көндә 50-60 процент икәнлеге әйтелде. Көннәр кызу булып, һава торышы шушы халәттә торса, урып-җыю кампаниясе 25-28 июльдә старт алачак. Һава торышының ничек киләсен белеп булмый, ә икмәкне басуда калдырырга ярамый. Шуңа күрә хуҗалыкларга ике сменалы эш оештырырга тәкъдим итәм, – диде.
«Р-Агро» хуҗалыгы механизаторлары әзерлек сызыгына биш Дон комбайны куйган иде. Уракка шушы биш комбайн чыгачак. Беренче булып брезент келәмгә Александр Коршуновның «кыр корабы» бастырылды. Комбайннан бөртекләр коелмыймы икәнлеген ачыклау өчен ургычына салам, чиләкләп бодай салып, ашлыкны суктыртып карадылар. Комбайн эшләүдән туктагач, аска җәелгән брезент келәмгә коелган бодайның күләмен ачыкладылар.
– Комбайннарның герметиклыгы бик мөһим нәрсә. Ул начар булса, басудан җыелган уңышның 30 проценты югалырга мөмкин. Әлеге күренешне һич тә булдырмаска кирәк. Хуҗалыкларда булган комбайннарның кимчелекләрен юк итеп, ремонтлап, урып-җыюга 100 процент әзерлек белән керергә кирәк, – дип берничә кат әйтеп үтте Фаил Камаев.
Шунда ук беррәттән машина йөртү хокукының сроклары, медицина ярдәме күрсәтү аптечкасы барланды. Янгын сүндерү җайланмасы урында ук механизатор тарафыннан кулланылып күрсәтелде. Калган дүрт комбайн да шул рәвешле имтихан тотты. Урып-жыюга кергәнче юк итәсе кимчелекләрдән әйләнә торган механизмнарны каплаучы битлекләр юклыгын атадылар.
– Техника куркынычсызлыгына игътибар аеруча зур булырга тиеш. Бу үзегез өчен мөһим. Металл кыйммәт булса да, аны ремонтлап, рәтләп була. Ә кеше гомерен – юк. Урып-җыю барышында үзегезнең гомерегезне һәм аеруча ярдәмче булып эшләүче балаларны сакларга кирәк. Эшләрне бәла-казасыз башкарып чыгарга язсын, – дип һәр урында кат-кат искәртте Фаил Камаев.
Тикшерү «Биклән» җитештерү кооперативында дәвам итте. Урып-җыю чорында хуҗалык механизаторларына 1055 гектардан артык мәйданнан ашлык җыеп алырга кирәк. Әмма хуҗалыкның үзендә бөртек суктырырлык төзек комбайннары юк. Хуҗалык җитәкчесе Разил Димөхәммәтов сүзләренчә, өч Полесье комбайнын алар Алабуга ягыннан арендага алып торырга ниятлиләр.
– Районның язгы һәм көзге культуралар үскән мәйданнарын хуҗалыкларда булган техника санына бүлсәң, бер комбайнга 500 гектардан артык мәйдан туры килә. Бер комбайн өчен бу бик күп йөкләнеш. Яңа комбайннар алырга теләгән хуҗалыклар өчен Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министрлыгы гариза җыя. 40х60 программасы буенча бу елны ук Акрос комбайннары һәм К-700 тракторлары алып була. Әйтик, 9 миллионлык техника алам дисәң, 6 миллионын үзең бирәсең, калган 3 миллионы киләсе елга дәүләт тарафыннан түләнә, – дип әйтте Фаил Камаев.
Хуҗалыкка чәршәмбе көнгә үк ике комбайнны әзерлек сызыгына кую бурычы куелды.
Өченче тикшерү урыны – «Тукай» азык-төлек корпорациясе. Хуҗалык биләмәләрендә 1915 гектар бөртекле культура чәчелгән басу исәпләнә. Урып-җыюда хуҗалыкның өч комбайны һәм арендага алынган өч комбайн катнашачак. Комиссия әгъзары исә Акрос комбайнын карап үттеләр. Бар яктан да төзек комбайн әзерләгән өчен механизатор Рузил Габидуллинга һәм күптән түгел 65 яшьлек юбилеен билгеләп үткән комбайнчы Илгизәр Насыйбуллинга Фаил Мисбах улы тарафыннан премия тапшырылды.
Хуҗалыкка озак еллар күпьеллык үләннәр үсеп утыручы мәйданнарны бетерү, эшкәртелмәгән җирләрне эшкәртү бурычы куелды.
Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкның комбайннары тезелгән басуда безне агитбригада каршы алды. Авылның татар милли киемнәрен кигән үзешчәннәре тарафыннан район, хуҗалык җитәкчелеге һәм механизаторлар, комбайнчы ярдәмчеләре өчен гармун моңына җырлар яңгырады. Аннары авылның аксакалы Наил бабай азан әйтте һәм дога кылды. «Изге сәгатьтә!» – дип, урып-җыюны башлау өчен үз фатихасын бирде.
Сәйдәшев исемендәге хуҗалык механизаторлары әзерлек сызыгына бөртек суктыручы җиде Дон һәм ике Акрос комбайнын, егучы ике Макдон һәм бер Ягуар комбайнын куйганнар. Шулардан бөртек суктыручы комбайннар тикшерелде. Барлык комбайннар да сыйфатлы итеп төзекләндерелгән, урып-җыюга чыгарга әзер дип табылды. Механизатор һәм комбайнчы ярдәмчеләренә килгәндә, алар бер булып хуҗалык эмблемасы тагылган махсус форма кигәннәр иде. Фаил Камаев Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкның әзерлеген югары дәрәҗәдә дип билгеләде.
Фаил Камаев тарафыннан комбанчы һәм аның ярдәмчеләренә – абыйлы-энеле Рифат һәм Рәмзил Сәгыйдуллиннарга, Рәшит Сәгыйдуллинга һәм Флүр Шәяхмәтовка, әтиле-уллы Ренат һәм Айназ Габидуллиннарга, Фәрхәт һәм Ислам Габидуллиннарга, Габделнур һәм Айнур Камалетдиновларга, ярдәмчеләр Флер Сафиуллин, Раушан Зарипов, Александр Салминнарга, комбайнер Раил Сафиуллинга премия бирелде. Соңгысы Казан шәһәренең авыл хуҗалыгы университетында өченче курста белем ала әле. Сәйдәшев исемендәге хуҗалык белән килешү төзелгәнлектән, Раил стипендия алып укый. Укуын тәмамлагач, шушы хуҗалыкка механизатор булып эшкә кайтачак. Раил үзе комбайнчылар нәселеннән – бабасы, әбисе комбайнчылар булса, әтисе хуҗалыкта инженер булып эшли.
– Шушындый яшь егетләрнең басу-кырларда эшләүләре күркәм күренеш. Димәк, хуҗалыкның киләчәге һәм районга яшь кадрлар килер дигән өмет бар, – диде Фаил Камаев.
Хуҗалык җитәкчесе Марат Сафин тарафыннан хуҗалыкның алдынгы механизаторларына, лаеклы ялда булуларына кармастан, яшь буын механизаторлар тәрбияләүчеләргә һәм һаман сафта йөрүче комбайнчыларга акчалата премия бирелде.
Аннары комиссия әгъзалары хуҗалык җитәкчесе, хуҗалыкның механизаторлары һәм комбайнчы ярдәмчеләре белән кыр шартларында төшке аш ашады.
Төшке аштан соң тикшерү «Гигант» предприятиесендә дәвам итте. Хуҗалык, һәр елдагыча, Сабан туе уза торган мәйданчыкка җиде комбайнын әзерләп куйган. Техника шулай ук тәртип буенча тикшерелде. Иң сыйфатлы техника әзерләгән механизатор һәм аларның ярдәмчеләренә – Рамил Шәйхетдинов һәм Денис Захаровка, Ирек Димөхәммәтов һәм Марат Сәлаховка, Флер Миңнегалиев һәм Рамил Насыйбуллинга, Таһир Тангаровка, Линар Димөхәмәтовка премияләр тапшырылды.
Биредә урып-җыю чорында мөһим мәсьәләләрнең берсе – мәһабәт техникаларның трассага чыгачагы турында да сүз булды. Хуҗалык җитәкчесе Риф Имамов сүзләренчә, комбайннарга автомобиль юлында йөрер өчен өч айга рөхсәт язуы алу сөйләшенгән, шушы көннәрдә ул документ кулга биреләчәк.
«Ярыш» хуҗалыгының техника паркы янәшәсендә безне биш комбайн каршы алды. Шуларның дүртесен әзерләүчеләр – Ренат Имаметдинов һәм ярдәмчесе Илфат Бабиков, Динар Шәйхетдинов һәм Рөстәм Хәйретдинов, Әнвәр Нагуманов һәм Радис Таһиров, Илфат Гыймазиев һәм Илгиз Идиатуллинга премия бирелде.
Тикшерү азагында Фаил Камаев комбайнчыларга, хезмәт дәртләрен җуймыйча, урып-җыюда бар тырышлыкларын куеп, намус белән эшләүләрен теләде. Ашлыкны урып-суктырып, бер бөртеген дә әрәм-шәрәм итмичә җыеп алу изге бурыч булуын ассызыклады. Шулай ук, урып-җыю кампаниясе барышында иң күп бөртек суктырган механизаторларга акчалата премия биреләчәге турында әйтеп үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев