Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Суд татарстанлылар өчен электр энергиясенә тарифлар артуга юл куймады

Башкортстан челтәр компаниясе Башкортстанда урнашкан челтәрләрне тоту чыгымнарын Татарстан кулланучыларына да бүлмәкче булган.

Унберенче арбитраж апелляция суды Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитетын яклаган. Дәүләт комитеты моннан алдарак Башкортстан челтәр компаниясе таләпләрен кире каккан булган. Әлеге хәбәр дәүләт комитеты сайтында басылган.

Башкортстан челтәр компаниясе Башкортстанда урнашкан челтәрләрне тоту чыгымнарын һәм технологик югалтуларга түләүләрне Татарстан кулланучыларына йөкләргә уйлаган булган.

Башкортстан челтәр компаниясе, үз таләпләрен канәгатьләндерүне кире какканга күрә, Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитеты карарыннан риза булмаган. Шунлыктан Башкортстан компаниясе әлеге карарны Татарстан Арбитраж судында кабаттан карарга биргән һәм карар анда яклау тапкан. Унберенче арбитраж апелляция суды, киресенчә, Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитеты карарын хуплаган, һәм беренче инстанциянең суд карарын кире каккан.

“Әлеге карар халык өчен һәм безнең республиканың башка кулланучылары өчен зур әһәмияткә ия. Башкортстан компаниясе таләбе гамәлдәге тарифларның сизелерлек артуына китергән булыр иде. Якынча санаулар буенча, электр энергиясенә тариф 10 процентка кадәр үсәр иде”, - диделәр Тарифлар буенча дәүләт комитетында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев