Якты юл
  • Рус Тат
  • Тәҗрибәле бакчачы белән очраштылар

    Мәктәп директорлары, мәктәп яны участоклары җитәкчеләре башкаладан килгән тәҗрибәле бакчачы, Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, «Сортсемовощ» җәмгыятенең генераль директоры Харис Камалиев белән очраштылар. Харис Бәдретдин улы Тукай районы белән әле беренче елын гына эшли, шулай да «Сортсемовощ» мәктәпләрне орлык белән тәэмин итүдә төп оешма санала. Чарага район башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Камаев, бүлек җитәкчеләре дә чакырылган иде. Хуҗалар һәм кунаклар мәктәп яны участокларындагы эш тәртибе турында сөйләштеләр, участокларда экологик яктан чиста продукт үстерү, уңышны күбәйтү ысуллары турында фикер алыштылар.

    Мәгариф идарәсе методисты Әнисә Гыйльметдинова белдерүенчә, бүген барлык мәктәпләрдә дә мәктәп яны участоклары эшли. Балалар анда төрле яшелчә, яшел тәмләткечләр, җиләк-жимешләр үстереп, кышын үзләренә ашханәдә тукланырга чиста продукт әзерлиләр. Бу участоклар мәктәп укучыларына хезмәт тәрбиясе дә бирә.
    Шилнәбашта бакча үстерү өчен бирелгән мәктәп яны участогы 12 сутыйны тәшкил итә. Ул берничә өлештән тора: декоратив чәчәкләр, яшелчә, җиләк-җимеш агачлары өчен аерым урыннар билгеләнгән, теплица, өйрәнү-тәҗрибә участогы бар. Укытучылар да, укучылар да эшли биредә. Алар һәр эшне бергәләп башкаралар: түтәлләр казыйлар, туфрак эшкәртәләр, орлык әзерлиләр, аны чәчәләр, чүп үләнен утыйлар һәм уңышны җыеп, исәпләп, мәктәп ашханәсенә тапшыралар. Мәктәпнең җитештерү эшчәнлеге теоретик белемне практикада кулланып ныгыту, укучыларда авыл хужалыгы эшенә хөрмәт тәрбияләү кебек бурычларны тормышка ашыруга юнәлтелгән. 
    Казан кунагы үзенең уңыш үстерү серләре турында бәян итте. 
    – Иң беренче чиратта туфракның ни дәрәҗәдә әче булуын белергә кирәк. Аннары күпме ашлама кертәсен хәл итәсең, – дип аңлатты Харис Бәдретдин улы. Ул җиргә микроэлементлар кертүнең мөһимлеген билгеләп үтте. Яз көне төп культураларны утыртканчы участокка арыш яки ачы аштәмләткеч чәчәргә киңәш итте. Берничә атнадан бу урында яшеллек үсәчәк, аны җиргә күмәргә кирәк – шулай итеп туфракка микроэлементлар керә. Шулай ук, туфракны известьле материал – акбур һәм доломит онын кулланып тукландырырга кирәк икән.
    Көлнең бик яхшы ашлама булуын да әйтте белгеч. Очрашуга җыелганнарга ул җир участогын дөрес итеп бүләргә кирәклеген искәртте, күләгә җирдә уңыш үсмәвен билгеләп үтте.
    Очрашу барышында Түбән Суыксу мәктәбенең биология укытучысы кишер утырту, Шилнәбаш мәктәбенең биология укытучысы помидор һәм кыяр үстерү, ә Биклән, Калмаш авылларының мәктәп директорлары помидор утырту буенча үз ысулларын күрсәттеләр.
    – Мәктәп яны участоклары булу ашханә өчен бик уңайлы. Һәр ел саен без суган, кишер, чөгендер, кәбестә үстерәбез. Әйтик, үзебезнең кишер бер уку елына тулысынча җитә, – диде Мәләкәс мәктәбенең мәктәп яны участогы җитәкчесе Екатерина Саттарова.
    Район башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Камаев башкаладан килгән белгечкә рәхмәтен җиткерде, киләчәктә дә бергә эшләү турында әйтте. 
    – Мәктәп яны участоклары эшчәнлеген дәвам итәргә кирәк, бу хезмәт тәрбиясе генә түгел, балаларны мөстәкыйльлеккә өйрәтү, кызыксынучанлыкларын арттыру да. Аннары, үзең үстергән ризык тәмлерәк тә була, – диде ул. 
    Мондый форматтагы очрашулар алга таба да дәвам итәчәк.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: