Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Изге Болгар җыены»на бардылар 

21 июльдә Спас районының Идел Буе Болгарында рәсми рәвештә Ислам динен кабул итүгә 1096 ел тулу уңаеннан мөселманнарның матур йоласына әверелгән «Изге Болгар җыены» узды. Һәр ел саен зур күләмле бәйрәмгә ерак араларны якын итеп Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән берничә дистә мең мөселман җыела. Бу елны да тарихи чарага бик күп кеше килде. Шулар арасында Тукай районы вәкилләре дә бар иде.

Әлеге чарага районнан махсус автобус оештырып, авыл җирлекләренең дин әһелләре, мәчет укытучылары, укучылары һәм ветераннар советы әгъзалары имам-мөхтәсиб Җәүдәт хәзрәт Харрасов җитәкчелегендә изге җиргә сәфәр чыктылар. Алар барлыгы 39 кеше иде. 
– Изге Болгар жыенына өченче тапкыр барам. Җәйнең иң матур чагына туры килгән олы тарихи бәйрәмгә Аллаһы Тәгалә безнең белеп һәм белмичә кылган барлык гөнаһларыбызны кичерсен, хата-кимчелекләрне гафу итсен иде дигән ният белән юл тотабыз, – дип автобус кузгалганда ук сәфәрдәшләре белән үз фикерен уртаклашты Әҗмәкәй авылында яшәүче Саҗидә апа Насыйбуллина. 
Олы бәйрәмне гадәттәгечә Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов ачып җибәрде.
– Буген без бу изге жиргә әби-бабаларыбызны хөрмәтләү йөзеннән җыелдык. 922 елда монда тарихи вакыйга булган: Болгар ирекле рәвештә исламны кабул иткән. Безнең өчен бу изге җир, – диде үзенең чыгышында президент. Ул билгеләп үткәнчә, ел саен борынгы Болгар территориясе үзгәрә, ямьләнә.
– Соңгы вакытта тормышка ашырылган зур күләмле проект – Болгар Ислам академиясе төзелеше, – диде ул. – Шул академия базасында мөселман дини эшлеклеләре белән очрашу үткәрелде. Россиядә ислам һәм мөселман дини мәгарифен үстерү буенча актуаль мәсьәләләр турында фикер алышынды, – дип хәбәр итте республика президенты.
Шулай ук бәйрәмгә дәрәҗәле кунаклар – дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев, Россиянең баш мөфтие Тәлгать Таҗетдин дә килгән иде.
Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев сүзләренчә, киләчәктә биредә яшьләр өчен мәгариф һәм мәдәният проектларын гамәлгә ашыру планлаштырыла.
Тукайлылар бергәләп Болгарның тарихи урыннарын карадылар, мәчеткә барып көндезге намазны укыдылар.
– Искиткеч! Кабатланмас тарихи мирас безнең Изге Болгар. Монда тыныч, ниндидер сихрилек тә сизелә. Искән җил дә монда тарихи аваз кебек тоела, – дип тәэсирләнеп сөйләде Иске Җирекледә яшәүче Миңненур апа Шәйхетдинова.
Сәфәр кылучылар өйгә буш кул кайтмадылар: бәйрәмдә шау-гөр килеп эшләгән ярминкәләрдән якыннары өчен истәлекле бүләкләр алдылар. Монда Коръән китаплары, шамаилләр, көмеш бизәкләр, милли читекләр, түбәтәйләр, ефәк яулыклар, курайлар һәм төрле сувенирлар сатып алырга мөмкин иде.
Болгарга баручы барлык тукайлылар район Башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Камаевка, районның имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрасовка һәм автобус белән тәэмин иткән район пассажирлар йөртү ассоциациясенә, йөртүчегә «Изге Болгар җыены»на алып баруны оештырганнары өчен бик рәхмәтле калдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев