30 июль 2018 яңалыклары
-
Районда «Безнең алан» ял базасында янгын чыккан
База территориясендәге котельный һәм утын сараена ут капкан.
-
Русчаны татарчага тәрҗемә итеп кенә татарча газета-журналлар алып барып булмый
Илдар Гыйльметдинов татар журналистларның кайбер язмаларыннан чәчләре үрә торганын әйтте
-
Элвин Грей травматик коралдан атып, иҗатын хөрмәт итүчеләрне гаҗәпкә калдырды
Видеодан күренгәнчә, җырчы үз дуслары компаниясендә күңел ача, травматик пистолеттан һавага ата һәм «Бүген егетләрнең бәйрәме!» дип кычкыра.
-
Чаллы кешесен интим-агентлык оештырганы һәм фахишәне үтергәне өчен 19 елга хөкем иткәннәр
Илнур Исламов секс-хезмәтләр агентлыгын оештырган, анда 20гә якын кыз эшләгән.
-
«Изге Болгар җыены»на бардылар
21 июльдә Спас районының Идел Буе Болгарында рәсми рәвештә Ислам динен кабул итүгә 1096 ел тулу уңаеннан мөселманнарның матур йоласына әверелгән «Изге Болгар җыены» узды. Һәр ел саен зур күләмле бәйрәмгә ерак араларны якын итеп Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән берничә дистә мең мөселман җыела. Бу елны да тарихи чарага бик күп кеше килде. Шулар арасында Тукай районы вәкилләре дә бар иде.
-
«Рубин» тәүге матчта «Краснодар»ны отты
Казанлылардан ике тупны да Иран форварды Сердар Азмун кертте.
-
Җәяүленең гәүдәсе фаҗига урыныннан 50 м ераклыкта трамвай рельслары арасында табылган
Җәяүленең гәүдәсе фаҗига урыныннан 50 м ераклыкта трамвай рельслары арасында табылган, аның бер аягы да өзелгән булган.
-
Яңа Бүләк авылында мәңгелек йортны чистарттылар
Шушы көннәрдә Яңа Бүләк авылы зиратында өмә узды. Җәйге чорда мондый өмә әле беренче тапкыр гына оештырыла. Моңа кадәр өмәләр яз көне генә уза иде. Өмәгә килүчеләр арасында шушы авылда туып-үскән, ата-бабаларын шушы зиратта җир-анабыз куенына иңдергән кешеләр байтак иде. Әйтик, Илгизәр Бикмуллин, Фәндүс Ханнанов, Ринат Вәлиев, Фазыл Хафизов, Салават Кәлимуллин, Әсвәр Вәлиев, Нәркиз Гыйззәтуллин өмәне уздыруда зур активлык күрсәттеләр. Өмәгә шәхсән үзе кайта алмаган Назыйм Вәлиуллин электр чапкычларына салу өчен 10 литр бензин җибәрде.
-
Татарстан укучысы Халыкара химия олимпиадасында “көмеш” яулады
Дүрт укучыдан торган Россия җыелмасы ике алтын һәм ике көмеш медальгә ия булды.
-
Мөфти республикада ни өчен намаз вакыты үзгәрүенә аңлатма бирде
Бу безнең төбәкнең географик үзенчәлекләренә бәйле.
-
Эш арасында гимнастика ясау кертелде
Тукай муниципаль районының “Шәфкатъ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә эш арасында гимнастика ясау кертелде.
-
Бабайлар әйткән : “Июль аеның соңгы ике көне нинди булса, көз көне дә һава торышы шундый булыр ”,- дигәннәр
ҺАВА ТОРЫШЫ